Флюра Шәфигуллина 85 яшендә үз шигырьләрен хәтердән белә!
Шигырьләрен язганда, ул үз тормышында булган вакыйгалардан чыгып яза. Аның бу иҗат җимешләре кәгазь битендә генә түгел, аның хәтерендә дә калган. Флюра апа барлык шигырьләрен диярлек яттан сөйләп бирә ала.
Хәзерге вакытта Апас Районы Идрәс- Тенки авылында яшәүче Флюра Шәфигуллина, яшь чагында ук күңелен биреп шигырьләр яза. Аның шигырьләре әлеге көнгә кадәр сакланып килгән. Аңа хәзер 85 яшь.
Флюра Шәфигуллина 1936 елда туган. Хәзерге вакытта ул Апас районы Идрәс-Тенки авылында үзе генә тормыш итә, ул тормышның ачысын да, татлысын да татыган кеше. Флюра апа белән сөйләшкәрдә, ул үзенең яшь чагын күз яшьләрсез искә ала алмый. Ләкин ул яшь чагында бик күңелле, кызык чаклар да күп булды дип сөйли.
Шигырьләрен язганда, ул үз тормышында булган вакыйгалардан чыгып яза. Аның бу иҗат җимешләре кәгазь битендә генә түгел, аның хәтерендә дә калган. Флюра апа барлык шигырьләрен диярлек яттан сөйләп бирә ала.
"Кайбер язган шигырьләрем югалды инде, әмма мин аларны яттан сөйли алам", ди ул.
Ана!
Ана булсамда мин, үзем күптән,
Ана назы тора иңемдә.
Ана назы тора йөрәгемдә,
Сөт тамчысы иреннәремдә.
Ана теле белән телем очкан,
Ана телен миңа өйрәткән.
Ана телен миңа өйрәтүгә,
Әңкәй көче миңа күп кергән.
Әңкәй сиңа атап җыр чыгарсам,
Җиткерә алырмынмы халыкка?
Юк-юк әңкәй, сиңа үпкәләмим,
Табигать бирмәгән моңлы байлыкта.
Әңкәй мине үстергәнсең,
Иңләреңә салып, иркәләп,
Әңкәй бәгърем ачуланма инде,
Ташлап киттем сине иртәрәк.
Үзем күптән ана булсамда мин,
Ана назы тора иңемдә.
Ана назы тора йөрәгемдә,
Сөт тамчысы иреннәремдә.
Рәмилә Вәлиәхмәтова, КФУ студенты
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев