Логотип Идель
Эксклюзив

Гаяз Иcхакыйны һәм аның фикри мирасын яшәтергә кирәк!

Төркиянең башкаласы Анкарада Идел-Урал милли бәйсезлек көрәшенең бөек юлбашчысы, шагыйрь, язучы, драматург, журналист, сәясәтче Гаяз Исхакыйны (1878-1954) искә алу чарасы уздырылды. Җыелыш Гаяз Исхакыйның тууының 145 еллыгына багышланды.

«Аяз-Таһир Төркестан Идел-Урал» вакыфында уздырылган чараны Анкарада торучы якташыбыз Роза Корбан оештырды һәм алып барды. Чарага Төркиядә яшәүче милләттәшләребез, төрле оешма һәм төрле милләт вәкилләре, студентлар катнашты.

Иң элек сүзне «Аяз-Таһир Төркестан Идел-Урал» вакыфының җитәкчесе, фәннәр докторы Түлай Дуран алды. Тюлай ханым чыгышында вакыфның тарихы, Гаяз Исхакыйның кызы фәннәр докторы, профессор Сәгадәт Исхакый Чагатай (1907-1989) турында кызыклы мәгълүматлар бирде. Гаяз Исхакыйның кызы белән булган мөнәсәбәтләренә дә кагылып киткән Түлай ханым: “Һәр ата-ана белән бала арасында булган җылылык, сөенеч булганлыгы хис ителә... Шул ук вакытта, озак еллар буенча очраша алмыйча, аерым яшәүләре сагыну сагышын барлыкка китергән һәм бу сагышны алар бары тик Гаяз Исхакыйның гомеренең соңгы елларында гына бастыра алганнар...”, - диде. Түлай ханым язучының туып үскән Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылында ачылган Гаяз Исхакый музеена вакыф җибәргән Исхакыйның кулланган шәхси әйберләре турында да сүз әйтте. Түлай ханым шулай ук вакыфның эшчәнлегенә кагылышлы буларак, китаплар бастырылуын, төрле җыелышлар оештырылуын, фәнни тикшеренүчеләргә һәм студентларга степендияләр бирелүен билгеләп үтте. Түлай ханым вакыфның киләчәктәге планнары белән дә уртаклашты.

Чараны тикшеренүче, язучы һәм тәрҗемәче, филолог Роза Корбан “Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты” дигән чыгышы белән дәвам итте. Роза ханым:

“Гаяз Исхакый – каберләре чит илләрдә калган, ә исемнәре бары тик 1980 елларда, үзгәреш җилләре исә башлаганнан соң, Садри Максуди Арсал, Йосыф Акчура кебек, соңыннан ватаннарына кире кайткан шәхесләрдән берсе”, - дип кереш ясап, Гаяз Исхакыйның тормышын, сәяси һәм иҗади эшчәнлеген кыскача аңлатып узды. Исхакыйның Төркиядә һәм Татарстанда басылган әсәрләре, истәлекләре, аның белән бәйләнешле басылган китаплар, уздырылган чаралар турында җентекле мәгълүмат бирде. Роза ханым язучының “Сөннәтче бабай” (1911), “Остазбикә” (1915) һәм “Ике йөз елдан соң инкыйраз” (1902-1904) әсәрләрен танытты. “Язучы соңгы әсәрендә: “Әгәр милләт белән кызыксынмасак, үзебезне үстермәсәк, Казан татарлары ике йөз елдан соң инкыйраз булачаклар, ягъни юкка чыгачаклар”, - дип безне кисәткән. Бүген без моны ап-ачык күрәбез”, - дигән Роза Корбан милләтебезнең яшәве өчен Гаяз Иcхакыйны һәм аның фикри мирасын яшәтергә өндәде.

Аннары, Казахстаннан килеп, Анкара Хаҗи Бәйрәм Вәли университетында докторантурада укучы тикшеренүче, язучы Йелдос Токтарбай “Гаяз Исхакый һәм казак зыялылары” темасына чыгыш ясады. Токтарбай бу көннең тарихи көн булуын, 1917 елның 1 маенда Мәскәүдә I Бөтенрәсәй мөселманнары корылтае ачылганын, Гаяз Исхакыйның да бу корылтайның оештыручыларыннан берсе һәм утырыш башлыгы булуын, анда чыгыш ясаганын билгеләп үтте. Ул үзенең эле бер атна элек кенә Мәскәүдә архив тикшеренүләре алып барганын, бу тикшеренүләр вакытында Гаяз Исхакыйның казак зыялылары белән югарыда әйтелгән корылтайда төшкән фотографияләрен тапканын сөйләде. “Гаяз Исхакый февраль революциясеннән соң Казахстанның Кызылъяр (хәзерге Петропавловск) шәһәренә китә. Анда ул “Маяк” исемендә Казахстанда беренче татар милли гәҗитен чыгара. Бу гәҗитнең беренче номерларын без архивларда таптык. Бу гәҗитләрдә Ленин һәм коммунистларның ничек идарәне үз кулларына алганнары, Идел-Урал һәм бөтен Төркестан зыялыларынын ни өчен коммунистларның фикерләрен хупламаганы турында язылган. Бу гәҗитләрдә хәзерге көндә бөтен төрек халыкларының, Төрек дөньясының берләшүе өчен мәгълүматлар бар”, - диде ул. Исхакый белән Мустафа Чокай, Вәлид Хаттанаш кебек казак зыялылары арасындагы бәйләнешләр хакында бик күп кызыклы мәгълумат җиткерән Йелдос Токтарбай чыгышында Гаяз Исхакыйның бары тик татарларның түгел, бөтен Идел-Урал төбәгенең, бөтен Төркестанның бәйсезлеге өчен бөек әһәмияткә ия шәхес булуына басым ясады. Токтарбай Исхакыйның барлык әсәрләрен диярлек төрмәдә һәм сөргендә язганын ассызыклап, Архангельскта сөргендә язылган “Тартышу” (1908) исемле драма әсәренең, казак милли гәҗитендә басылганнан соң, казак зыялыларының, аннан илһам алып, казакча беренче театр әсәрен язуларын сөйләде. Электән, Сталин чорына кадәр, Төрек дөньясының аерым милләтләргә аерылмаганлыгын, бу туфраклардагы халыкларның бер берсенең телен яхшы аңлаганлыгын билгеләп үткән тикшеренүче уртак кыйммәтләр һәм уртак телгә таянган киләчәгебез һәм Төрек Берлеге өчен, Гаяз Исхакый кебек, халкын сөйгән һәм аның өчен җаны-тәне белән хезмәт иткән барлык төрек шәхесләренең эшчәнлекләрен җентекләп тикшерергә, танытырга һәм кулланырга кирәклеге хакында уй-фикерләрен катнашучыларга ирештерде.

Чыгышлардан соң катнашучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирде, үзара фикер алышты, тәкъдимнәр ясадылар.

Төркия палаталар һәм биржалар берлеге университетының әдәбият факультетын тәмамлаган Әмрә Гөзтоклусу Исхакыйның “Өйгә таба” (1922) повесте һәм Әхмәтзәки Вәлиди Тоган белән булган мөнәсәбәтләре турында сорау бирде. Роза Корбан, сорауга җавап итеп, әлеге повесть хакында мәгълүмат бирде. Ул Гаяз Исхакыйның I, II, III Бөтенрәсәй мөселманнары корылтайларында милли-мәдәни автономияне яклавын, Зәки Вәлидинең исә «туфракчылар» фракциясе әгъзасы буларак, территориаль автономияне яклавын әйтте һәм: “Бүгенге көн күзлегеннән караганда, минемчә, Зәки Вәлиди хаклы. Чөнки туфрак булмаса, Ватан булмый”, - диде.

Тикшеренүче, язучы Мурат Гөзтоклусу үзе укыган Якын Көнчыгыш техник университетында эшләгән Зәки Вәлиди Тоганның улы икътисад фәннәре профессоры Субидәй Тоган һәм кызы тарих профессоры Исәнбикә Тоган хакындагы истәлекләре, Казахстанга сәяхәтеннән хәтирәләр белән уртаклашты. Ул шулай ук Төркиядә яшәгән һәм яшәүче күренекле татарлар белән бәйләнешле мәгълүматлар бирде.

Чарага катнашучы Малатья Инөнү университетының фән-әдәбият факультеты төрек теле һәм әдәбияты бүлегендә белем бирүче якташыбыз фәннәр докторы, профессор Рамилә Яруллина, сүз алып, Гаяз Исхакыйның Төркия төрекчәсенә тәрҗемә ителгән әсәрләре, “Өйгә таба” повесте турында аңлатты, тәрҗемә эшчәнлегендәге мәсәләләргә тукталды. Рамилә ханым Гаяз Исхакыйның әсәрләрендәге идеал каһарманнарының һәр вакыт хатын-кызлар булуына, милләтнең киләчәгенең укымышлы хатын-кызларның кулында булуына ышануына бигрәк тә басым ясады.

Төрек дөньясы активисты, “Эпилепсия белән яшәү” оешмасы рәисе Әбру Өзтүрк Төрек дөньясында әсәрләрнең тәрҗемәсе, уртак тел булдыру, үз тарихыбызны үзебез язу кебек мәсәләләргә кагылды.

Анкара Хаҗи Бәйрәм Вәли университетының әдәбият факультетында укучы Ләвәнт Булут татар төрекчәсенең Төрек дөньясында уртак тел вазыйфасын башкара алачагы хакында уйлаганын әйтте. Ататөрек Төркия Җөмһуриятен төзегәндә иң әлек Төрек тарихы җәмгыяте белән Төрек теле җәмгыятен корганын һәм аларның идәрәсендә Төрек дөньясы вәкилләренең, шул исәптән татарларның булуыннан горурланганын әйтте. Туган телен белгән һәр Төрек дөньясы вәкиленең бик кыска вакыт эчендә башка төрек диалектын өйрәнә алачагын әйтте.

Тикшеренүче, тәрҗемәче Лилия Сабир, сүз уңаеннан, Төрек дөньясындагы багланышларны ныгыту, төрек теле диалектларын үзләштерү өчен, үзара гаиләләрдә кунак булып, торып, тормыш-көнкүреш белән танышуны максат итеп куючы туризмны оештырырга тәкъдим итте.

Катнашучылардан тикшеренүче, гәҗитче, нәшриятче Зафәр Гөкҗан һәр халык өчен үз алфавиты булуының әһәмиятен, хәзерге вакытта төрекләргә якын халыклар арасында бары тик Румыниядә яшәүче сәкәлләрнең үзебезнең руник алфавитны саклап килүләрен әйтте. Ул Төрек Берлегендә уртак алфавит куллану, мәдәният һәм ышаныч туризмларын оештыру темаларына да кагылып китте.

Чарага бик зур кызыксыну күрсәткән катнашучылар, өй хуҗасы буларак «Аяз-Таһир Төркестан Идел-Урал» вакыфына, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Чара истәлеккә фотога төшү һәм үзара сөйләшүләр белән дәвам итте.

Лилия Сабир, Анкара
(Фотосүрәтләр: Лилия Сабир, Әрҗан Билгин)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев