Логотип Идель
Эксклюзив

Гаяз Исхакыйның көндәлекләре халыкка чыга

Бүген "Татар-информ" мәгълүматлык агентлыгында татар әдәбияты классигы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулуга багышланган матбугат конференциясе узды.

Бүген "Татар-информ" мәгълүматлык агентлыгында татар әдәбияты классигы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулуга багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы, профессор Дания Фатих кызы Заһидуллина, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирасы үзәге җитәкчесе, филология фәннәре докторы Илһам Госман улы Гомәров, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире урынбасары, филология фәннәре кандидаты Эльмера Мәхмүт кызы Галимҗанова катнашты. 

Дания Заһидуллина сүзен Гаяз Исхакыйның тормыш юлына кагылышлы фактка ачыклык кертүдән башлады. "Моңарчы әдипнең туган көне дип 22 яки 23 февраль саналса, бүген язучының көндәлекләренә, үз кулы  белән  язылган биографиясенә нигезләнеп, бу датаны 23 февраль дип төзәтү кирәк. Алга таба менә шушы дөрес дата кулланылса иде. Бу Гаяз Искахыйның мирасын кайтаруга, аны дөресләүгә бер чара", – дип сөйләде галимә. 

Әдипнең юбилей елы уңаеннан галимнәр зур чаралар планлаштыра һәм алар ел буе дәвам итәчәк. Белүебезчә, заманында Гаяз Исхакый татар хәтереннән алып ташланса да, 1991 елда язучының туган ягы Чистай районы Яуширмә авылында мемориаль музее ачыла. Шул ук елны Г.Исхакый исемендәге әдәби премия будырыла. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә Г.Исхакыйның шәхси фонды оештырыла (135нче фонд). Илһам Гомәров әйтүенчә, бүгенге көндә фонд 5 тасвирламадан тора һәм күпчелеге "Аяз Таһир (Төркестан – Идел-Урал)" (Төркия, Анкара) фондыннан алынган кыйммәтле материалларны туплый. 

2014 елны Г.Исхакыйның әдәби, публицистик әсәрләрен, шәхси хатларын, автобиографик язмаларын, тормышына һәм иҗатына караган документларны, аның турындагы истәлекләрне үз эченә алган 15 томлы "Әсәрләр"е дөнья  күрүен дә беләбез.

Фонд җитәкчесе Түләй Дуран 2008 елда ТР Фәннәр академиясенә әдипнең мөһаҗирлек чорына караган материалларын һәм көндәлекләренең күчермәләрен (электрон форматта), 2018 елда исә төп нөсхәләрен тапшыра. Бүген галимнәр әлеге язмаларны өйрәнү белән мәшгуль. Дөресрәге, көндәлекләрне җыентык итеп әзерләгәннәр инде. Аның беренче китабы озакламый басылып чыгачак. Әдипнең 1919 елның апреленнән 1920 елның 10 мартына кадәр Токиодан Парижга бару тарихы сурәтләнгән әлеге басма, 24-25 апрель көннәрендә Г.Исхакыйның тууына 145 ел булу уңаеннан оештырылган "Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, практика" дип  аталган III Халыкара фәнни-гамәли семинарда халыкка тәкъдим ителәчәк. Чара ТР Фәннәр академиясендә уза. Китап 300 биттән тора. Ул шушы чорга бәйле фондта сакланган фотолар, документлар белән баетылып төзелгән.

Эльмера Галимҗанова әйтүенчә, көндәлекләр гомумән ике өлешкә бүленгән: беренчесе – Төркиягә кадәрге чор (1919-1934 еллар), 23 дәфтәрдән тора. Икенче өлеше – Төркиядә яшәү дәвере (1944-1953 еллар). "Икенче өлешендәге көндәлек "Истанбулдагы хатирә дәфтәрләре" дип исемләнгән. 19 дәфтәрдән тора. Ни кызганыч, ике өлештән торган көндәлекләрнең 1933-1944 елда язылган дәфтәрләре югалган. Бүгенге көндә көндәлекләрнең 42 дәфтәре барлыгы билгеле, аларның 41е – Казанда", – диде Эльмера Галимҗанова.

Шулай ук Г.Исхакыйның юбилее уңаеннан Төркиядәге "Кардәш каләмнәр" әдәби журналының бер саны аның иҗатына багышланачак.
 

"Гаяз Исхакый иҗаты, аның карашлары, фикерләре, теләк-омтылышлары Тукай дәрәҗәсендә төрле яклап татар укучысына барып җитсен иде", – дип ассызыклады Дания Заһидуллина һәм Гаяз Исхакыйга Кабан күле ярында Ш.Мәрҗани белән рәттән ак мәрмәр һәйкәл куелсын иде дигән теләген җиткерде. Ул Гаяз Исхакыйның биографиясе фильмнар, рок-опера, балетлар өчен нигез була ала дип саныйм. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев