Логотип Идель
Эксклюзив

Г. Ибраһимовны яңа яктан ачкан 15 томлык дөнья күрде

Галимнәр әдип белән бәйле барлык материалларны туплау юнәлешендә 5 ел эшләгән. Шушы томлыкларга Г.Ибраһимовның бүгенге көндә билгеле булган барлык әдәби әсәрләре, публицистика, тәнкыйть мәкаләләре, хатлар һәм документлар кереп беткән. 

Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов “Әсәрләр”енең 15 томлык басмасы дөнья күрде. Галимнәр әдип белән бәйле барлык материалларны туплау юнәлешендә 5 ел эшләгән. Шушы томлыкларга Г.Ибраһимовның бүгенге көндә билгеле булган барлык әдәби әсәрләре, публицистика, тәнкыйть мәкаләләре, хатлар һәм документлар кереп беткән. 

Мондый зур эшне Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты башкарып чыккан. Бу Институтның XXI гасырда Татарстан китап нәшрияты белән берлектә тормышка ашырган өченче масштаблы проекты. Моңарчы Г. Исхакыйга багышланган 15 томлык һәм Г.Тукайга багышланган 6 томлык нәшер ителгән иде. 

Г.Ибраһимов иҗатын туплаган, аның шәхесен ачкан басма иң башта 12 томлы итеп планлаштырылган. 2016 елда галимнәр эшкә тотынган. Алар тарафыннан 40 ел дәвамында басылган 12ләп газета-журналлар өйрәнелә, әдипнең 120дән артык яңа мәкаләсе табыла. Барлык материалларның 12 томлыкка сыймавы ачыклана. Нәтиҗәдә, ул 15 томлыкка әверелә. 

Кайбер газеталарның җитмәгән саннары Башкортстанннан, Мәскәүдән кайтартыла. Яңа басмага кертелгән текстлар кыскартуларсыз, җентекле комментарийлар белән бирелә. Г. Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты турында тулы мәгълүмат җиткерү белән беррәттән, татар әдәбияты, мәдәнияте, мәгариф һәм фән үсеше тарихын да күзалларга мөмкинлек тудыра.

-  Гомумән алганда, Г. Ибраһимовның бай мирасын кайтару эше бүген генә башланмаган. Әле язучы үзе исән вакытта, 1929-1931 елларда, аның 7 томлык әсәрләрен бастыру карары кабул ителгән. Кызганычка, аларның өчесе генә дөнья күреп өлгерә. Һәм алар язучының әдәби әсәрләрен үз эченә ала.  Аннары 1933-1934 елларда аның 5 томлык “Сайланма әсәрләр”е басылып чыга. Г. Ибраһимов кулга алынган 1937 елдан алып, 1956 елга кадәр, аның барлык хезмәтләре китапханәләрдән, шәхси коллекцияләрдән, мәктәпләрдән җыелып алына. Һәм аның мирасы бөтенләй юкка чыгу куркынычы астына эләгә. Аның аклануы турында хәбәр килеп ирешүгә Тел, әдәбият һәм, ул вакытта, тарих институты галимнәре аның мирасын кайтару эшенә алына. Тиз арада, инде 1956-1957 елларда, аның 3 томлык “Сайланма әсәрләр”е әзерләнә. Күләмлерәк басмалар соңрак нәшер ителә – 1974-1987 елларда 8 томлы “Әсәрләр” басмасы әзерләп бастырыла.  Уйлап кына карагыз, бу хезмәтне әзерләү 12 ел дәвам итә, -- дип сөйләде Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллина.

Яңа 15 томлыкларда Г. Ибраһимов язучы буларак кына түгел, фикер иясе, сәясәтче, тел һәм әдәбият белгече, фольклорчы, мәктәп методикалары булдыручы педагог буларак та күз алдына килеп баса. Яңа әзерләп бастырылган 15 томлык исә Г. Ибраһимов иҗаты, шәхесе турындагы фикерне тамырдан үзгәртә.  Ул үзенең яшәү мәгънәсен татар халкына хеззмәттә күргән һәм татар мәдәниятен төрле юнәлешләрдә үзгәрткән шәхес буларак күз алдына килеп баса.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев