Логотип Идель
Эксклюзив

Г. Кариев театры 35 еллык юбилеен «Артист» комедиясе белән башлый

Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының 35 еллык юбилеена багышланган матбугат очрашуы узды.

Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының 35 еллык юбилеена багышланган матбугат очрашуы узды.

25 февральдә Г.Кариев театры 35 еллык юбилеен «Артист» комедиясе белән башлый. Ул көнне театрның барлык зоналарында төрле чаралар оештырылачак. Шуларның берсе театрның Кече залында һәм фойесында “35 мизгел” дип аталган ретрокүргәзмә оештырылачак. Төрле елларда уйналган спектакль кадрларында Кариев театрының тарихы чагыла. 


 «Фойеда театрның бүгенге спектакльләреннән кадрлар күргәзмәсе оештырабыз. Кече залда театрның беренче спектакльләрендәге фотосурәтләр җанланачак. 35 ел булгач 35 көтелмәгән кадр булачак. Анда театрга нигез салган Фәрит Хәбибуллинга багышланган күргәзмә дә эшлиячәк. Зур залда «Артист» дигән комедияне тәкъдим итәбез. Аны Габдулла Кариев язган, 7-8 ел элек Ркаил Зәйдулла, пьесаны тулыландырып, яңаны эшләде. Спектакльдә бөтен труппа катнашачак», –  дип сөйләде театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.


1988 елның 25 февралендә Кариев театрында режиссер Фәрит Хәбибуллин җитәкчелегендә «Намус Хөкеме» (Диас Вәлиев әсәре буенча)  спектакленең премьерасы була. Театрның туган көне шул датадан санала. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев