Логотип Идель
Эксклюзив

Яңа ял урыннары кайда барлыкка киләчәк?

Татарстанлылар республикада төзеләчәк парклар һәм скверларны үзләре сайлый алачак.

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында 15 апрельдән 31 майга кадәр Республикада киләсе елда төзеләчәк объектлар - парклар, яр буйлары һәм ишегаллары өчен тавыш бирү бара. Республика халкы 267 объект арасыннан сайлый ала. Ял урыннарын җәмәгатьчелек фикеренә колак салып төзекләндерү 2015 елдан бирле башкарыла.

Татарстанның барлык 45 районда да төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен сайларга мөмкин. Программада 14 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. 

Парклар өчен тавыш бирүдән тыш, татарстанлылар «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2024 елда яңартылачак 200 ишегалдын билгели алачак. Шулай ук быел Татарстанда йорт хәйваннарына карата җаваплылыкны үстерү программасы да эшли башлый. Тавыш бирү барышында халык дүрт аяклы дуслар белән күршелек турында фикерләре белән уртаклаша алачак. Шул рәвешле кешеләр өчен дә йорт хайваннары өчен дә уңайлы булган мохит тудыру күздә тотыла.

Белешмә:

2015 елдан 2022 елга кадәр республикада барлыгы 367 иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән.
2023 елга федераль проектны гамәлгә ашыруга 2 млрд 281 сум тотылачак. Барлыгы 60 объект төзекләндерү ниятләнә.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев