Логотип Идель
Эксклюзив

Яңа исемнәр барлар чак

«Идел» журналы төрледән-төрле һәм кызыклы проектлары белән яшьләрне җәлеп итүен дәвам итә. Бу юлы ул әдәбиятта яңа исем барларга алынды. Проектның «беренче коймагы», ягъни шагыйрьләр белән очрашуы март аенда Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында булды. Язмамда галиҗәнап шигырь кичәсендә туган уй-фикерләрем белән бүлешермен.

Театрның Кече залы безне караңгы, хәтта шомлы мохит белән каршы алды. Хәер, мин аның кара булачагын килгәндә үк тоемлаган идем инде. Никтер яшь иҗатчыларның, бигрәк тә «Калеб» яңа буын җыены кысаларында очрашулары караңгы төсләргә кушылып уздырыла килде. Бу юлы да мин шундый мохитне, яшьләрчә әйткәндә «вайбны тоттым».  

Тамашаның режиссеры – Кариев театрының талантлы артисты Булат Гатауллин. Ул соңгы елларда үзен режиссер вазифасында сыный башлады. Яшьләр белән бер дулкында булуы, әдәбият белән кызыксынуы һәм һәрвакыт яңалыкка омтылуы әллә кайдан күренеп тора. Режиссер буларак керткән бер алымын аеруча ошаттым, ләкин ул хакта соңрак язармын. Иң элек «Исемсез кичә»нең күпләргә билгеле исемнәренә тукталыйм.

Шагыйрьләр сәхнәдә ике төркемгә бүленеп утырганнар иде. Һәрберсе чиратлашып, шигырьләрен сөйләп чыкты. Луиза Янсуарның «Һомай» шигыре әдәби мохиткә алып кереп китте. Аннан, сәхнәгә Алинә Хәбибуллина чыкты. Аңа хас үзенчәлекләрдән берсе – ул шигырьләрендә шундый ихлас һәм самими бер яшь кыз хисләрен чагылдыра кебек. Һәм бу аның шигырьләрендә генә түгел, хикәяләрендә дә сизелә. Ә бу кичәдә ул безнең күзалдыбызга күңеленә урын тапмаган «18 яшь диагнозлы» кызны китереп бастырды. Аның лирик герое (ә бәлки үзе) һаман нидер эзли, көтә, әмма киләчәкнең буранлы буласын да белә, юкса. Алинә Хәбибуллинаның иҗатын даими күзәтә киләм һәм аның иҗатын ак мамык белән чагыштырам: бер тыңлаганда ул шундый җиңел кебек, әмма фикерләр тупланган саен тыгызланган мамык кебек авыр. Бу кичәдә иң самими чыгыш – аныкы булгандыр, мөгаен.

Икенче чыгышны «күңеле сызланган» шагыйрә Ландыш Равилова дәвам итте. Аның шигърияте символик образларга, табигать күренешләренә бай булуы белән үзенчәлекле. Өстәвенә тавышы да рәхәт яңгырашлы. Шулар барысы бергә тулы бер картина барлыкка китерә. Әмма бу кичәдә һәр чыгыш тудырган картина киләчәктән нидер көтү, өмет һәм бетүгә барып тоташкан иде. Ландыш ханымның шигыре дә зарыгу хисләренә сугарылган булуы белән истә калды. 

Аның чыгышыннан соң «канатсыз кош» образында шагыйрә Дания Нәгыйм чыкты. Ул да сагыну хисләреннән изаланган геройны хәтерләтте: 
– Зәңгәр күкне сагынуым – чиксез... 
Зәңгәр күкне сагыну – чамасыз... – 
дип тәмамлады ул шигырен. 

Кичәдә ир-егет шагыйрьләребез дә катнашты, билгеле. Алайса, «Әдәбиятта нигә хатын-кызлар гына?» – дип сорарга яратабыз. Бу кичәдә әйдәп баручы ир-егет шагыйрьләребез – Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Рүзәл Әхмәдиев катнашты. Аларны белмәгән-танымаган әдәбият сөючеләр сирәктер инде. Кичәне дә горур, көчле шигырьләре белән бизәде алар. Бигрәк тә Фәнил Гыйләҗевныкы тәэсирле булды. Соңгы арада иң актив, үз сүзен шигъри юллар аша ачык җиткерә белгән һәм милләт дип янып-көйгән шагыйрь ул. Әлеге кичәдә дә «Түбәсез нигез» шигыре белән барлык тамашачыны үзенең фикерләр дөньясына алып кереп китте. 

– Бар өмет, бер өмет, соң өмет – Азатлык. 
Тәнемдә җан барда ул өмет яначак, – 
дигән юллары әле дә колакта яңгырап тора. Өстәвенә, музыкаль бизәлеш тә аны тәэсирле итте. Сүз уңаеннан, кичәнең бар чыгышын музыкантлар – Алмаз Әсхәдулла белән Айдар Абдрәхимов бизәп торды. Алар һәр шигырьне тоемлап, музыкаль фон белән аның эчтәлеген җиткерә алды. Бәлки шуңадыр, шагыйрьләрнең борчылган күңелен тамашачы җиңел аңлый барды. 

Фәнил Гыйләҗевның шактый озын шигыреннән соң Адилә Әхмәтҗанова чыгып баскач, аның шигыренә күчү берара авыр булды. Адиләнең иҗат җимешләрен «Идел» журналыннан укып беләбез инде, ул да, Алинә Хәбибуллина кебек, самими кыз язмышы турында сөйләде: 
– Егерме яшь тулыр-тулмас мәлдә 
Ышанычсыз калдым кешегә, –
дип башланган шигырь юллары янәдән өметсезлеккә илтте. 

Аеруча истә калган чыгышларның тагын берсенә тукталасым килә – Миләүшә Гафурованың «...ник мин гаҗәп бөек, биек, куәтле түгел?» шигыре. Яшермим, Миләүшәнең иҗаты белән күптәннән таныш булсам да, аның әйтәсе килгән фикерен кат-кат укыганнан соң гына аңлый идем. «Бу хәзерге яшь иҗатчыларга хас нәрсә» дип үземне аклый килдем. Әмма әлеге шигыре мине чын-чынлап туган ягымның биек тауларына алып менеп китте. 

– Шушы сылу, төз тауларны өркәч диеп
бик яратып кат-кат, кат-кат сыйпар идем. 
Мин зур түгел, – 
дигән юлларын нәни йөрәккә зур мәхәббәт сыйган итеп аңладым. Әгәр мөмкин булса, аның:
– Син барган юл һәрвакыт уң, 
син яшәгән торак имин, 
әйткән сүзең – кабул булган дога, 
шуны бел һәм карышма, – 
дигән сүзләре белән «Исемсез кичә»дә яңгыраган һәр шигырьгә җавап итеп китерер идем. Чыннан да, аның шигыре һәр сорауга да җавап булып яңгырады. Аннан соң, Миләүшә – үзенең шигырен аңлаешлы һәм үзе теләгәнчә дөрес дәрәҗәдә җиткерә белүче шагыйрә. Шигырьнең тәэсире укучысыннан да тора бит. Мин, мәсәлән, аның шигырьләрен башка кеше укуында кабул итә алмас идем. Бәлки шул ягы белән ул мине ышандыра һәм тауларга «алып менә алгандыр».
Аның кебек тагын бер шагыйрә – Лилия Гыйбадуллина бар. Ул «Түрем» дип исемләнгән шигыре белән тамашачыны яшәеш турында уйландырып, урманнарда йөртте. 

Хәер, бу шигырь кичәсендә һәр иҗатчы да безне үзенә ияртте. Ләкин барыбызны да бер сорау борчыды: «Караңгылыктан кайчан да булса чыгарбызмы? Безне алда ни көтә?» Менә хәзер инде алда әйткән режиссер кулланган алымга килеп җиттек. Караңгы залда шомлы шигырьләр яңгыраганда, сәхнә түрендә ак кәгазькә төрле ачык төсләр белән Кыз бала рәсем ясап утырды. Аңа карагач, ничектер рәхәт һәм җиңел булып китте: «Киләчәк өметле – яктылык бар», – диясе килде. Режиссер Булат Гатауллин бу алымның нәкъ менә шундый мәгънәдә кулланылганын әйтте. Димәк, кичәдә яңгыраган авыр сорауларга чишелеш кайчан да булса барыбер табылачак, вакыт кына кирәк.  

Барлык шагыйрьләрнең чыгышына аерым тукталсам, шактый күләмле язма килеп чыгар иде. Мин бүген телгә алмаганнардан – Лилия Фәттахова, Гөлүсә Баттал, Ләйлә Фаяз, Оксана Ильюп, Гүзәлә, Гөлназ Газизова иҗатлары турында да киләчәктә сүз булыр. Чөнки әлеге проектның дәвамы булачак, диде оештыручылар. Ә димәк, күп тә үтмәс, яңа исемнәр дә Шигърият күгендә балкыр. «Идел» журналы бу проектны татар әдәбиятында яңа исемнәрне барлау, яшь каләм тибрәтүчеләргә иҗади мәйдан бирү максатыннан оештыра. Дәвамлы булсын!

P.S. Әлеге язманы шигырь сөюче яшь тамашачы фикере итеп кабул итсәгез иде. Мин әдәбият белгече дә, тәнкыйтьче дә түгел. Ә бары тик яшьләрнең иҗаты белән кызыксынучы – тугры укучы гына...

"Исемсез кичә" мизгелләрен "Идел-Online" ютуб каналында күрергә мөмкин: https://www.youtube.com/watch?v=FNs2sZPyDpE&t=116s

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев