Логотип Идель
Эксклюзив

“Җиде утрау арасында”: Документаль фильмнар тамашачыга кирәкме?

Кинорежиссер Алмаз Нургалиевның “Җиде утрау арасында” фильмы тәнкыйтьчеләрнең уңай бәясен алды. Бу - ел ярым дәвамында төшерелгән чын документаль картина.

Кинорежиссер Алмаз Нургалиевның “Җиде утрау арасында” фильмы тәнкыйтьчеләрнең уңай бәясен алды.  Бу - ел ярым дәвамында төшерелгән чын документаль картина. Республиканың юкка чыккан бер авылы, анда берүзе яшәп калган Габдулла бабай тарихы гына сөйләнсә дә, ул бөтен Россия фаҗигасен чагылдыра.  Соңгы 30 елда гына да илебездә 40 мең сала юкка чыккан бит. Тагын 75 мең авыл бүген юкка чыгу чигендә – аларда нибары 1-25 кеше яши.

Фильмда Актаныш районының Өшәр авылы cурәтләнә. Узган гасырда Түбән Кама ГЭСын төзү, Чулман елгасының су биеклеген күтәрү нәтиҗәсендә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия һәм Пермь өлкәләренең  173 гектар җире су астында калырга тиеш була. 700 мең кеше туган нигезеннән кузгатыла. Фильсүз барган  күп хуҗалыклы Өшәр авылы да шундый аяныч язмышка дучар була. Авыл бетә, ләкин аның җирләрен су басмый. Авылның соңгы кешесе Габдулла Хәйбуллин исә биредә соңгы көненә кадәр ялгызы көн күрә.

Алмаз Нургалиев Габдулла бабай ризалыгын сорап, аның турында шушы фильмны төшерә, махсус куелган бер генә кадр да юк.  Кинорежиссер сүзләренчә, төп герой моны булдыра да алмас иде. Фильм чынбарлыкны, гади бер авыл агае, үзенә күрә ялгыз романтик яшәешен күрсәтә.

Фильм кинорежиссер, Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәровның да югары  бәясен алды. Аның сүзләренчә, бу инде тиз арада заказга төшерелгән һәм шунда ук онытылган фильм түгел. Алмаз Нургалиев бу фильм аша бөтенләй башка яктан ачыла.

-    Документалистика – ул бүген Татарстанда булганның иң авыры. Безнең кайчандыр бик яхшы кино мәктәбе, Казан кинохроника мәктәбе бар иде. 2000нче еллар башында барысы да сүрелде. Шуңа күрә документаль фильмнар эшләү базасы да юк. Документалистика – ул җәмгыять индикаторы.  Яхшы документаль фильмнар, аның үз тамашачысы бар икән, бу - кеше турында сөйли. Алмазга бу фильмны киң тамашачыга җиткерергә бик авыр булачак.  Әмма үз тамашачыңны “үстерергә” кирәк. Документаль фильмны кабул итүчеләр барлыкка килергә тиеш,  - ди Илдар Ягъфәров.


Бу шулкадәр универсаль картина, дөньяның нинди генә почмагында күрсәтсәләр дә, ул аңлаешлы булачак, ди Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эш комитеты башлыгы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм ассоциациясе башкаручы директоры Фәрит Уразаев.

-    Бу фильмда кеше мөнәсәбәтләре түгел, ә дәүләтнең кешегә мөнәсәбәте чагылыш таба. Су баскач, күп җирлекләр юкка чыкты. Фильм герое, баш сөякләре саны буенча санап, мәетләрне башка җиргә күмүен әйтә. Ә бит аларны су астында гына калдырырга да мөмкиннәр иде, - ди ул.

Актаныш районының Өшәр авылының соңгы кешесе Габдулла бабай турында сөйләгән бу документаль картина Казан мөселман кинофестивале җиңүчесе булды.  Ноябрь аенда фильм яңадан Казан тамашачысына күрсәтеләчәк. Аннары фильм белән республиканың барлык районнарын йөреп чыгу ниятләнә. Фильм авторы Алмаз Нургалиев сүзләренчә, шуннан соң инде безгә мондый документаль фильмнар кирәкме-юкмы икәнен белә алачакбыз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев