Логотип Идель
Эксклюзив

“ИДЕЛ”ДӘ – АНТИДЕПРЕССНЯК

Депрессиядән котылу чарасы булып саналган билгеле чаралар (шоколад, музыка, энергетик һ.б.) – депрессиядән бары качу, аны вуаль астына яшерү ысуллары дип кенә кабул итәргә һәм аның сәбәпләрен ачыклауга зуррак игътибар бирергә кирәк.

“Идел” яшьләр журналы "Язгы депрессняк" кичәсе оештырды. “Яз ул – уяну һәм яңарыш чоры. Әмма беренче үсентеләр белән бергә кешеләрдә бер бәйләм күңелсез симптомнар да күзәтелә: төшенкелеккә бирелү, эш пошу, бер сәбәпсез борчылу, гасабилану, еш йокымсырау һ.б. Мондый халәттән котылу бик күп көч таләп итәргә мөмкин, тирә-ягыңда терәк, илһам чыганагы, депрессив халәттән чыгу өчен ярдәм тойганда, бу эш күпкә җиңел бирелә”, – дигән фикергә таянып, редакция чараны тренинг һәм җанлы әңгәмә рәвешендә уздырырды. Кичәдә журнал геройлары Алмас Хөсәенов җырчы, Г.Тукай исемендәге татар филармониясе солисты һәм Фәрһад Мөхәммәтҗанов – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты катнашты.

Дөнья буйлап танылган иҗат кешеләре арасында депрессия халәтендә йөргән шәхесләр шактый. Рәссам Винсент Ван Гог, ир-атлар өчен “тормыш дәреслекләре” язган Эрнест Хэмингуэй, Җир йөзенә поттериананы бүләк иткән Джоан Роулинг, Н.В. Гоголь кебек язучылар, актерлардан искиткеч харизмага ия Хью Лори, йөзеннән елмаю төшмәүче Джим Керри һ.б. – депрессия бу шәхесләрне дә урап узмаган. Актер Хью Лори, мәсәлән, депрессиядән иза чигеп тә табибка мөрәҗәгать итмәүне эгоизмның иң югары дәрәҗәсе дип саный, чөнки бу вакытта кеше генә түгел, аның тирә-ягындагылар да, якыннары да интегә. Чарада катнашучылар да әлеге фикерне хуплап, кешенең якыннары алдында зур җаваплылык тотуларын ассызыклады. Иҗат кешеләренең депрессив халәтләрен ничек уздыруларын һәм аннан чыгу юлларын Фәрһад Мөхәммәтҗанов һәм Алмас Хөсәенов бәян итте.

“Остазлар сине ниндидер халәткә китерер өчен, эчеңдә актерны уятыр өчен төрле ысуллар куллана: сүгеп ата һ.б. Мәрхүмә Фәйзуллина Тәслимә Хәләфовна “Сез мине аңлагыз, мин сезнең кнопкаларыгызга басам”, – дип ул “кнопкаларны” таба иде. Әмма бала бала инде. Кайвакыт ниндидер бер чиккә җитеп, үз-үземә “Мин актер түгел – булдыксыз”, – дип өйгә кайтып кергән чаклар да булды”, – дип искә алды Фәрһад Мөхәммәтҗанов. – “Сиңа атналар буе тукып та бернәрсә дә эшли алмагач бу. Бәлки бу чын депрессиягә белән чагыштырганда, бер ком бөртеге генәдер, әйтә алмыйм”. 

Алмас Хөсәеновның депрессиясе дә иҗатка бәйле, “Аннан беркая да качып котыла алмыйсың”, – ди ул. Аннан чыгу юлын да, илһамны да ул шул ук иҗаттан – җырлардан, бигрәк тә халык җырларыннан таба. Кунакларга ул шәхси исемлегеннән ТОП-3 халык җырын да атады, болар: “Буранбай”, “Зиләйлүк”, “Әллүки”. Ә менә Фәрһад Мөхәммәтҗановка мәхәббәт көч һәм илһам бирә. “Мин бик тиз гашыйк булучы кеше. Мәхәббәт энергиясе белән көч җыям, бу мине эшләргә дә этәрә”, – диде актер.

Журнал геройлары белән җанлы әңгәмә тәмамланганнан соң, катнашучылар ике командага бүленеп депрессиядән котылу юлларын барладылар. Мисал өчен, Алмас Хөсәенов җитәкчелегендәге “Ышаныч” командасы депрессиянең сәбәбен ачыклау эшенә басым ясарга тәкъдим итте. Депрессиядән котылу чарасы булып саналган билгеле чаралар (шоколад, музыка, энергетик һ.б.) – депрессиядән бары качу, аны вуаль астына яшерү ысуллары дип кенә кабул итәргә һәм аның сәбәпләрен ачыклауга зуррак игътибар бирергә кирәк дигән фикергә килде. “Төп әйбер ул – үз эчеңдә казыну, актарыну, төпченү”, – дип әйтте “Ялкын” журналының бүлек мөхәррире Гүзәл Закирова.

Фәрһад Мөхәммәтҗановның “Абыең” командасы күңел төшенкелегеннән котылу юлларын үз тәҗрибәләреннән чыгып тәкъдим итте. Болар – мәхәббәт, музыка, шоколад, кояш баешы. “Беренче карашка баналь тоелса да, без бу халәттән чыгу юлларын нәкъ шуларда күрәбез”, – дип аңлатты команда әгъзасы, “Ялкын” журналының баш мөхәррир урынбасары Рәмзия Галимова.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев