Логотип Идель
Эксклюзив

"ИДЕЛ"НЕҢ ЯҢА САНЫ БУЛАЧАК ЖУРНАЛИСТЛАРГА ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген “Идел”нең яңа санын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында журналистика юнәлеше буенча укыган икенче һәм өченче курс студентларына тәкъдим итү чарасы булды.

Бүген “Идел”нең яңа санын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында журналистика юнәлеше буенча укыган икенче һәм өченче курс студентларына тәкъдим итү чарасы булды.  Журналның баш мөхәррире Гөлүсә Закирова журналның асылы турында сөйләде, журналга контент сайлау үзенчәлекләре, заманча эш алымнары белән таныштырды.

“Идел”нең баш мөхәррир урынбасары Мөршидә Кыямова журналның ютуб-каналында урын алган күпсанлы проектлары турында әйтеп узды. “Кыямовлар кыздыра”, “Көй-мелодия”, “Яңа дулкын” кебек башлангычларның, гомумән, ютубта татарча контентның мөһимлеген ассызыклады.

Студентлар да кунаклар өчен шигъри һәм музыкаль бүләкләр әзерләгән иде. Шулай ук алар журналистларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды. Иң соңыннан егетләр һәм кызлар арасында журнал белән бәйле викторина уздырылды.

“Идел” журналы – яшьләр өчен һәм яшьләр ярдәмендә чыга торган басма. Булачак журналист егет һәм кызларга үз фикерен белдерү өчен без менә дигән мәйдан! Мөмкинлектән файдалан гына.  Журналистика юнәлеше буенча укыган студентларның кайберләре “Идел” журналы белән инде хезмәттәшлек итә. Берәүләрнең журналда язмалары урын алса, икенчеләренең шигырь-хикәяләре басыла.  Журнал җитәкчелеге әле “Идел” белән элемтәдә булмаган студентларны да хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Очрашудан фотомизгелләр:

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев