ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВА артык тәмле сөйләшкән кешеләрдән курка
Шуның белән шул! Сез яраткан җырчыгыз турында кайсы фактны белми идегез?
Илсөя Бәдретдинова турында 10 факт:
1. Кайнар су белән юына! Ләкин кайнар ризык ашый алмый;
2. Исләрне кирәгеннән артык сизә - бу аңа ошамый;
3. Үз гомерендә бер тапкыр да, хәтта шампан шәрабе йотып та сәхнәгә чыкканы булмаган;
4. Спиртлы эчемлектән кызыл шәраб кенә эчә;
5. Бер жиренә дә пластик операция ясатканы булмаган һәм җыенмый да;
6. Артык тәмле сөйләшкән кешеләрдән курка;
7. Кашларына татуаж ясатканга быел 6 ел булган;
8. Көн саен 2 стакан каһвә эчә;
9. Ватсапка һәр сүзне аерым хәбәр итеп язучылар һәм стандарт открыткалар җибәреп утыручылар "Мөдәрисен" кузгата;
10. Өендә " резинкакрад" яши. Ай саен чәчне жыя торган 50 резинка ала һәм алар югалып бетә.
Шуның белән шул! Сез яраткан җырчыгыз турында кайсы фактны белми идегез?
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев