Логотип Идель
Эксклюзив

Иртәгә «Без — кырык беренче ел балалары» фильмын төшерә башлаячаклар

«Без – кырык беренче ел балалары» фильмы Мөхәммәт Мәһдиевның туган авылында төшереләчәк

12 март көнне Арча районының Гөберчәк авылында «Без — кырык беренче ел балалары» фильмы төшерелә башлый. Бу хакта "Татар кино" инстаграм битендә хәбәр иттеләр.

Фильм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның шул исемдәге автобиографик повесте буенча төшереләчәк. Повестьтә Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларында педагогика училищесында укучы яшьләрнең тормышы күрсәтелә.

Илдәге авыр хәлгә карамастан, балалар тырышып һәм тормышта белемнең кирәк булачагын аңлап укыйлар. Картинаның режиссеры - Әмир Галиәскәров. Сценарий авторы - Әлфирә Мәһдиева. Автор Мөхәммәт Мәһдиевның ролен Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин уйный. Башка рольләрне театр училищесы студентлары Айзат Хәйруллин, Адилә Хәсәнова, Илзирә Амарбәкова, Сиринә Насыйбуллина уйнаячак. Театр һәм кино актеры, ТРның атказанган артисты Ирек Хафизов училище директоры ролен башкарачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев