Логотип Идель
Эксклюзив

Исерек - исерек инде. Янгыннан соң коткарылган ир-ат табиблардан качкан

Күп катлы йорттагы янгыннан коткарылган Казан кешесе аңына килгән һәм ашыгыч ярдәм табиблары яныннан качып киткән.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 101нче янгын сагы номерына Богатырев урамындагы торак йортта янгын чыгу турында хәбәр килгән. Икенче каттагы фатирларның берсе янган, янгын мәйданы 30 квадрат метр тәшкил иткән.

Һәлакәт урынына килгән янгын сүндерүчеләр дүрт кешене битлек ярдәмендә саф һавага алып чыккан, шулай ук янган фатирның хуҗасын коткарганнар.

Ир-атны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар, әмма ул аңына килү белән ярдәм күрсәтү урыныннан кача. Табиблар аның исерек булуын хәбәр итә. Ир-атның шәхесе әлегә билгеләнмәгән.

Тиздән янгын сүндерелгән. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев