Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Эксклюзив

Качалов театрына бер сезонда 88 мең тамашачы килгән

Бу сезонда театрда барлыгы өч премьера (төп сәхнәдә - "Бал воров" комедиясе һәм "Васса", кече сәхнәдә - "Королева красоты" спектакле) тәкъдим ителгән.

В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры 230нчы юбилей сезонын яба. 

фото: Татар-информ

Бу сезонда театрда барлыгы өч премьера (төп сәхнәдә - "Бал воров" һәм "Васса", кече сәхнәдә - "Королева красоты" спектакльләре) тәкъдим ителгән. 

Реклама

Шулай ук театрда В.И.Качаловның 145 еллыгына күргәзмә дә эшләп килгән.

Театрның директоры Александр Славутский белдергәнчә, быел театр өчен шактый катлаулы ел булган. Башка елларда 9 ай эшләсәләр, быел театр 12 ай буе тамашачысына хезмәт иткән.

- Пандемия сәбәпле, кайбер спектакльләр урынына башкалары уйналды. Тамашачы безне ташламады, хәзер дә яратып залларны тутырып киләләр, диде ул. 

Шулай итеп, узган сезонда Качалов театрына барлыгы 88 мең тамашачы килгән. 
Киләсе сезонга да планнар инде корылган. Мәсәлән, театрда ике премьера булачагы билгеле. Алар - "Ревизор" һәм Средство Макрополуса" спектакльләре. 

231 нче сезон 15 сентябрьдә "Женитьба Фигаро" спектакле белән ачылачак. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев