Камералар, колакчыннар, шпаргалкалар... - БДИ хокук бозуларсыз гына узмаган
Бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) төп этабын үткәрү чорында 1 872 тәртип бозу очрагы ачыкланган
Бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) төп этабын үткәрү чорында 1 872 тәртип бозу очрагы ачыкланган, дип хәбәр иткән ТАССка Россия яшьләр берлегенең иҗтимагый күзәтүчеләр корпусы.
"БДИның төп этабын үткәрү чорында, 24 июньгә булган мәгълүматларга караганда, корпусның федераль иҗтимагый күзәтүчеләре тарафыннан 1 872 хокук бозу ачыкланган", - диелә хәбәрдә.
Күзәтүчеләр телефон, чыбыксыз микроколакчыннар, чыбыксыз камералар, шпаргалкалар куллану омтылышларын теркәгән. Билгеләп үтелгәнчә, катнашучыларны имтиханнан читләштерү карарын Дәүләт имтихан комиссиясе кабул итә. Шуңа да андыйларның төгәл санын Рособрнадзор хәбәр итәчәк.
Элегрәк Рособрнадзор 31 майдан 21 июньгә кадәр узган барлык имтиханнар нәтиҗәләре буенча БДИда 817 катнашучы төрле хокук бозулар өчен имтиханнан чыгарылган, дип белдергән иде.
2021 елда БДИ тапшыруның төп чоры 31 майдан 2 июльгә кадәр, өстәмә “дулкыны” - 12 июльдән 17 июльгә кадәр уза.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев