КАРИЕВ ТЕАТРЫ: узган елның иң әһәмиятле вакыйгалары
18 июньдә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 нче театраль сезонын йомгаклый.
18 июньдә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 театраль сезонын йомгаклый. Бу көнне 18:00 сәгатьтә Екатерина Гороховская куелышындагы "Мио, минем Мио!" спектакле күрсәтеләчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә һәм узган сезонның иң әһәмиятле вакыйгалары белән таныштыра.
— 33 нче сезонда театрда 6 премьера: "Корт", "Озын-озак балачак", "Мио, минем Мио!", "Яратып туялмадым", "Тылсымбикә" һәм "Бәхетле көнем" тәкъдим ителде;
— 6 проект: "TAMGA" III режиссерлар лабораториясе, “Һөнәр” XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале, "Иделкәем & Кариев варислары" фестивале, “Мобиль дәресләр”, "Кариев+" гамәлгә ашырылган;
— 5 фестивальдә: "Федерация" II Бөтенроссия милли театрлар фестивале (Грозный), III-нче Халыкара балалар фестивале (Мәскәү, Санкт-Петербург), "Идел әкияте" (Атăл юмахĕ) яшь тамашачы театры фестивале (Чебоксар), Төрки халыкларының XV "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале, «Арлекин» XVIII Бөтенроссия балалар өчен театр сәнгате фестивалендә (Санкт-Петербург) катнашкан;
— Сойжин Жамбалова куелышындагы "Хикмәт әкиятләре" спектакле "Алтын битлек" Россия милли театр премиясенең "2019-2020 еллар сезонының иң үзенчәлекле спектакльләре" лонг-листына кергән, шулай ук Россиянең театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе дипломы белән бүләкләнгән.
- Санкт-Петербург шәһәрендә узган XVIII Бөтенроссия «Арлекин» фестивалендә "Хикмәт әкиятләре" спектакле «Спектакльнең үзенчәлеге һәм сәнгати бөтенлеге өчен" фестиваль дирекциясенең махсус премиясе лауреаты булган. Шулай ук, Сукыр падишаһның кече улы һәм Кара Сәйфи образлары өчен «Иң яхшы ир-ат» роле номинациясендә Эльдар Гатауллин җиңү яулаган.
Яңа 34 театраль сезон башында ук театр ике фестивальдә катнашачак.
— 11-19 нчы сентябрьдә Чечня Республикасы башкаласы Грозныйда узачак "Федерация" дип III Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә “Озын-озак балачак” спектакле тәкъдим ителәчәк.
— Шулай ук, театр Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә узачак IV Халыкара балалар фестивале кысаларында “Мио, минем Мио” спектаклен күрсәтәчәк.
Моннан тыш, 2021 елның җәй аенда "ASYL" Бөтенроссия балалар драматургиясе конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый, диелә хәбәрдә.
«Идел» журналы 16+
Теги: театр, сәнгать, татар дөньясы Кариев театры, сезон, премьера
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев