Логотип Идель
Эксклюзив

КАЗАН УРАМНАРЫ: ИСЕМНӘР ҖИСЕМГӘ ТУРЫ КИЛӘМЕ?

Казанда топонимика атамаларының матур яңгырашлы һәм заманга лаеклы булуы өчен кем җавап биргәнне барыгыз да беләдер. Ул - шәһәр Башкарма комитетындагы махсус топонимика комиссиясе.

(Беренче кисәк)
 Казанда топонимика атамаларының матур яңгырашлы һәм заманга лаеклы  булуы өчен кем җавап биргәнне барыгыз да беләдер. Ул - шәһәр Башкарма комитетындагы махсус топонимика комиссиясе. 

Урамнар, парклар, скверларга һәм башка территорияләргә исем бирү тәкъдимнәрен шушы Комиссия карый. Тәкъдимнәр нигезендә Казан шәһәре Башкарма комитеты карары белән исемнәр бирелә. Башкалабызда Тулпар, Тылсым, Узорная кебек шигъри исемнәр бар икән, монда Комиссиянең өлеше зур, әлбәттә. Яңа урамга исем кушу – гади генә эш түгел. Кайвакыт монда урамның озынлыгы, андагы корылмалар һәм башка факторлар да исәпкә алына икән. 

 Даян Мурзин

Шәхесләр исемен кушу – аерым тема. Казанда “заманнан артка калган” кайбер атамалар да булуы күпләрне гаҗәпләндерә торгандыр. Мәсәлән, Владимир Адоратский – кайчандыр Сталин шәхесен күккә чөйгән философларның берсе. Ул Казан университетында укыган, Казанда “Рабочий” газеты нәшер ителүе өчен җаваплы булган революционер. Гомере буе Мәскәүдә яшәгән, Ленин күптомлыгын редакцияләгән. Аның “үз”  урамы Казанда 1980 елда барлыкка килә.

Ярый, Адоратский – каладашыбыз, ичмаса. “Капитал” дигән фәлсәфи-икътисадый трактат авторы Карл Маркс Казанда тумаган да, яшәмәгән дә. Хәтта андый шәһәр барлыгын да белмәгәндер әле. Феминисткалар хәрәкәте лидеры Клара Цеткин да Казанда туып үсмәгән. Алар өйрәтмәсе дә актуаль түгел, күп дигәндә, кешеләрдә инде елмаю гына уята хәзер. Әмма алар исемнәрен йөрткән урамнар – һаман да шәһәрнең үзәк җирләрендә. Воздвиженский, Покрау, Арча, Грузин урамнары (хәзерге К. Маркс), Мәскәү тракты (К. Цеткин) кебек исемнәргә кире кайтып булмастыр, мөгаен. (“Төп феминистка”ның исемен 2005 елда “Бишбалта” дип алыштырып та, саклап калып булмаган кебек). Тик татарның бит әле үз башкаласында исемнәре мәңгеләшмәгән, әмма моңа бик лаеклы шәхесләре бар. 

Борһан Мансуров, Кашшаф Мохтаров, Кыям Абрамов кебек, ТАССРның беренче җитәкчеләре – революционер Степан Халтуриннан, Шейнкман яки Бауманнан кай җире белән ким? Соңгы өчесенең Казанда урамнары бар, ә утызынчы елларда хаксызга җаннары кыелган беренчеләренең – юк. Үзәктәге урамнарны Олуг Мөхәммәт, Мөхәммәт-Әмин ханнарның,  Сөембикәнең исемнәре белән атарга кем комачаулый? Яки топонимикада Даян Мурзин кебек олы каһарманнарыбыз исемнәре нигә киңрәк кулланылмый? Әлеге сораулар бүген генә калкып чыкмаган, алар дистә еллар дәвамында матбугат битләрендә һаман күтәрелә, тик үзгәреш һаман юк. Шушы сорауларны мэриягә юллагач, җавап килде.

“Топонимика комиссиясенең өстенлекле эш юнәлеше булып шәһәрдә булган урамнарның исемен үзгәртү түгел, ә Казанның яңа территорияләренә яңгырашлы матур исемнәр бирү тора, - дип акка кара белән язылган иде ул җавапта. – Урам исемнәрен үзгәртү эше әлеге карарны шул урамнарда яшәүче кешеләр һәм аларда урнашкан бина хуҗалары килештергән очракта гына мөмкин, чөнки урамнарның исемнәрен үзгәрткәндә физик һәм юридик затларга норматив һәм финанс документларын үзгәртеп рәсмиләштерергә, шулай ук яшәү урыны буенча яңадан теркәлү узарга кирәк булачак, бу исә акча һәм вакыт буенча кайбер чыгымнарга китерә, шулай ук әлеге урамда яшәүче халыкка һәм урнашкан учреждениеләргә уңайсызлыклар китерә.

Казан шәһәре Башкарма комитетының 2019 елның 21 гыйнварындагы 184 нче номерлы карары белән Казан шәһәре Совет районының КФУның Университет шәһәрчеге территориясендәге яңа төзелгән урамына Даян Мурзин исеме бирелде.

Карл Маркс

Татар дәүләт эшлеклесе, 1920-21 елларда Татарстан Үзәк башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Борһан Мансуров һәм татар дәүләт эшлеклесе, ТАССРның халык комиссарлары советы рәисе (1921-1924) Кашаф Мохтаров исемнәре киләчәктә төзеләчәк урамнарга бирү өчен топонимика комиссиясенең «мәгълүматлар банкына» кертелде. Кыям Абрамовның исемен мәңгеләштерү ысуллары киләчәктә каралырга  мөмкин.

Моннан тыш, топонимика комиссиясе Казан ханлыгы ханбикәсе Сөембикә һәм урта гасырның күренекле дәүләт эшлеклесе, Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәт ханның истәлеген мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәрне бертавыштан хуплый. Сөембикә исеме алга таба Казан шәһәренең яңа урамнарына исем биргәндә файдалану өчен шулай ук “мәгълүматлар банкына” кертелде” – дип тә язып җибәргәннәр мэриядән.

Хәзерге Адоратский, Маркс, Цеткин, Халтурин, Бауман, Шейнкман урамнары һ.б. турында сорауларга җавап ул хатта юк иде. Әллә мөхтәрәм Комиссия уйга калган инде? Онытып бетермәсеннәр дип, сорауны кабат юллап та карадым. Һаман да уйлый булса кирәк, бергәләп көтеп карыйк әле, укучы.

Материалны әзерләүдә зур ярдәме өчен автор Казан шәһәре мэриясе матбугат үзәгенә рәхмәтен җиткерә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: казан урамнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев