Логотип Идель
Эксклюзив

КАЗАН УРАМНАРЫ: ИСЕМНӘР ҺӘМ ҖИСЕМНӘР

Яңа урамнарга исем кушылган яисә иске исемнәр үзгәртелгән очракта халыкка бу мәгълүм ителәме? Казан шәһәре мэриясе матбугат үзәге әлеге һәм башка сорауларга җаваплар туплап җибәрде, сез дә танышыгыз.

(Азагы. Беренче кисәк: КАЗАН УРАМНАРЫ: ИСЕМНӘР ҖИСЕМГӘ ТУРЫ КИЛӘМЕ?

Казанның топонимикасы – казанлылар өчен бик кызыклы тема.Мәсәлән, каладагы исем-атамалар турында кайдан мәгълүмат алырга мөмкин соң?  Татарча атамалар кулланып ясалган урамнарның, парк-скверларның һ.б. объектларның тулы исемлеге берәр кайда бармы? Яңа урамнарга исем кушылган яисә иске исемнәр үзгәртелгән очракта халыкка бу мәгълүм ителәме? Казан шәһәре мэриясе матбугат үзәге әлеге һәм башка сорауларга җаваплар туплап җибәрде, сез дә танышыгыз.

“Казан шәһәре территорияләренең исемнәрендә мәңгеләштерелгән шәхесләр һәм вакыйгалар турында халыкка хәбәр итү шәһәр Башкарма комитеты топонимика комиссиясенең иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Әлеге мәгълүмат Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының рәсми порталындагы топонимика комиссиясе субпорталында урнаштырылган. Казан шәһәре урамнарының тулы исемлеге белән, шул исәптән татар исемнәре белән комиссия субпорталында, шулай ук Казан шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе субпорталында танышырга мөмкин”.

Казан урамнарында, юк-юк та, уникаль исемнәр барыбер очраштыра. Татарстан башкаласы өчен бу шундый табигый күренеш! Шулай ук гүзәллек, ел фасыллары, табигать, хатын- кызлар белән бәйле урам атамалары да күренгәли. “Идел” укучыларын да шулар белән таныштырасыбыз килә. Бигрәк тә татарчаларын белеп тору кызыклы булыр иде.

“Хатын-кызлар, матурлык, табигать белән бәйле татар телендәге урам исемнәренә килгәндә, шуны хәбәр итәбез. Казанда хатын-кыз исемнәре белән аталган 19 урам бар. Казанда иң күбе Мәгубә Сыртланова, Ульяна Громова, Зоя Космодемьянская, Марина Раскова, Лиза Чайкина һәм Люба Шевцова кебек Советлар Союзы Геройлары исемнәре мәңгеләштерелгән. Шулай ук сәнгать эшлеклеләре булган хатын-кызларга да аерым урын бирелгән: Казанда рус актрисасы Мария Ермолова, татар актрисалары һәм җырчылары Галия Кайбицкая, Зифа Басыйрова, Әлфия Авзалова, татар композиторы һәм җырчысы Сара Садыйкова, татар шагыйрәләре Саҗидә Сөләйманова һәм Гөлшат Зәйнашева, шулай ук шигырьләренә Россия эстрадасы йолдызлары һаман да популяр җырлар җырлый торган якташ шагыйрәбез Вероника Тушнова исемнәре мәңгеләштерелгән. Казанда Софья исемле ике атаклы кешенең исеме мәңгеләштерелгән – бу революционер Софья Перовская һәм математик Софья Ковалевская. Идел буе районы урамнарының берсенә Казанның мактаулы гражданины, җәмәгать эшлеклесе Надежда Тимашова исеме бирелде. Шулай ук Казан шәһәренең Идел буе районындагы бер урам спорт мастеры, альпинист-инструктор Зәйтүнә Даутова исемен йөртә.
Моннан тыш, кайбер Казан урамнары Гүзәл, Чулпан, Алсу, Зифа, Ләйсән, Энҗе кебек гүзәл хатын-кыз исемнәре белән аталган;  шулай ук Яз, Якташлар, Ямьле, Хыял, Умырзая, Туган як  һ.б. исемнәр белән аталган урамнар да бар”.

Йә, ничек, дуслар: чын татарча шундый матур яңгырашлы урам исемнәре булган башкалабыз горурлануга лаекмы?

Фотолар: kzn.ru

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев