Логотип Идель
Эксклюзив

“Казан утлары” журналы 100 еллыгын билгеләп үтә

“Казан утлары” журналы 100 еллыгын билгеләп үткән хөрмәткә тугандаш халыкларның вәкилләрен җыеп, матбугат очрашуы оештырды.

“Казан утлары” журналы 100 еллыгын билгеләп үткән хөрмәткә тугандаш халыкларның вәкилләрен җыеп, матбугат очрашуы оештырды. Чакырылган кунаклар арасында Казахстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Башкортстан, Кабарда-Балкар һәм Якутиянең әдәбият вәкилләре бар иде. Аларга “Татмедиа”ның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, мондый очрашу оештыру бик кирәк. 


Төрки, тугандаш халыкларның әдәбият вәкилләре катнашында очрашу оештыру тәкъдим иттеләр, аларны туган көн чарасына чакырдык. Бу безнең өчен сөенеч. Сез – үз милләтегезнең вәкиле. Бергә яшәргә кирәк. Милли-мәдәни үсештә дә бергә булу мөһим. Аралашуда, ярдәмләшүдә гасырлар буе яшәдек. Алга таба да шулай булачак, – диде Шамил Садыйков.

Рөстәм Галиуллин әйтүенчә, алар барысы да кунаклар гына түгел, фикердәшләр дә.


– Чакырып кунагың килмәсә, диләрме әле татарда? Безнең кунаклар безнең чакыруны кабул итте. Безнең белән якыннан аралашкан дусларыбыз килде. Котлау сүзләреннән аңлашыла: сүзләребез, фикерләребез бер, уртак, – диде баш мөхәррир. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев