Казанда бер ир-ат таныш булмаган кызны атып үтерә язган
Ир белән хатын урамда бәхәсләшә башлый һәм аларның бәхәсенә таныш булмаган 21 яшьлек кыз кушыла. Ул хатын-кызны яклап, ир-ат белән талаша башлый.
Казанда Лаврентьев урамында бер ир-ат таныш булмаган кызны атып үтерә язган.
Ир белән хатын урамда бәхәсләшә башлый һәм аларның бәхәсенә таныш булмаган 21 яшьлек кыз кушыла. Ул хатын-кызны яклап, ир-ат белән талаша башлый.
Шулай итеп, Казанның Яңа Савин районында 21 яшьлек кешене үтерү белән янап, 30 яшьлек ирне тоткарлаганнар, дип хәбәр итә Росгвардиянең Татарстан идарәсе. Кич белән Лаврентьев урамындагы парковкада яшь кыз ир белән хатын арасында шау-шу куптарган ызгыш шаһиты була. Исерек ир хатынын мәсхәрәли, үзен тупас тота.
21 яшьлек кыз, хатынны яклап, иргә кисәтү ясый, шуннан соң ир кесәсеннән пистолет ала һәм таныш булмаган кыздан низагка тыкшынмауны таләп итә. Кыз ерак түгел урнашкан оешмага кереп, хокук сакчыларын чакыртуны сорый.
Шикләнелүчене тоткарлыйлар, ә тикшергән вакытта аның пневматик пистолетын табып алалар. Хәзер "үтерү куркынычы" маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев