Логотип Идель
Эксклюзив

КАЗАНДА ПАРАЛИМПИЯ УЕНЧЫЛАРЫН ЯҢА СПОРТ КОМПЛЕКСЫНДА ӘЗЕРЛИ БАШЛЫЙЛАР

Казанда тиздән үзенчәлекле спорт комплексы ачылачак. “Ярдәм-помощь” гомуммилли хәйрия фонды тарафыннан тормышка ашырыла торган спорт үзәге ишекләрен быел май аенда ачылыр, дип көтелә.

Казанда тиздән үзенчәлекле спорт комплексы ачылачак. “Ярдәм-помощь” гомуммилли хәйрия фонды тарафыннан тормышка ашырыла торган спорт үзәге ишекләрен быел май аенда ачылыр, дип көтелә.

Кичә “Ярдәм-Помощь”фонды журналистлар алдында хисап тотты.Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм -Помощь» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов 2021 елда башкарылган гамәлләр һәм 2022 елга ниятләнгән эш планнары белән таныштырды. 
Фонд тарафыннан 2021 елда 6 проект гамәлгә ашырылган. Монда күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр өчен курслар, “Коръәнне күңел белән укыйм”, мохтаҗларга азык-төлек тарату, “Минем ярдәм” проектларын санап узарга мөмкин. 

Мөмкинлекләре чикле  кешеләргә махсус төзелүче спорт комплексы моңарчы тиңе булмаган проект дип тә атарга  мөмкин. Чыннан да, сәламәтлекләре ягыннан төрле тайпылышлары булганнар өчен спорт белән шөгыльләнерлек махсус заллар юк. Спорт үзәгенең ачылышын йөзләгән инвалид көтә инде. 

Баязитов үз чыгышында комплексның нинди спорт җиһазлары белән баетылу хакында сөйләде. Биредә волейбол, футбол, баскетбол уйнау мәйданчыклары булачак. Шулай ук паралимпия уеннарында катнашучылар  махсус заманча тренажерларда да шөгыльләнә алачак булачак. Спорт инвертарьлары хәтта Америкадан кайтарыла. Хәзрәт санкцияләр кереп өлгергәнче җиһазлар чит ил чиген узарга да өлгергән икәнен дә әйтте. 

Яңа спорт комплексның гомуми мәйданы — 1 309 кв. м. Бу мәйдан бик күпләргә спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Биредә терәк-хәрәкәт аппараты авырулылар өчен дә зал каралган.  Ә икенче катта фитнес зал, кардио-тренировкалар өчен зал да урнашкан. Комплекста һәркемгә уңайлы мохит  тудыру таләпләре  исәпкә алынган. 

Казан шәһәр Думасы депутаты, «Ярдәм» фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова “Идел” журналы журналистына белдергәнчә:

-    Яңа комплекста  паралимпия уеннарына профессиональ рәвештә әзерләргә ниятлибез. Төзелеп килүче инвалидлар өчен уңайлы комплекс  беркайда да юк. Ә күпләрнең спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнергә телиләр. Үзегез дә беләсез безнең җәмгыятьтә физик мөмкинлекләре чиклеләр бик күп. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев