Логотип Идель
Эксклюзив

Казанда соңгы пәйгамбәрнең ядкярләрен тамаша кылырга мөмкин

Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәхси әйберләреннән тоган күргәзмә Казанда тәүге тапкыр тәкъдим ителде.

Кол Шәриф мәчетендә Мөхәммәд пәйгамбәр  һәм аның сәхабәләренең шәхси әйберләреннән торган изге, үзенчәлекле күргәзмә Казанда нибары ике көн генә эшлиячәк. Кешелек тарихының иң популяр шәхесе, соңгы пәйгамбәрнең кул җылысын саклаган экспонатларны теләгән һәркем тамаша кыла ала.

Бүген Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Дагыстан мөфтиенең урынбасары журналистлар белән очрашты. Күргәзмә Дагыстан Республикасыннан беренче тапкыр китерелде. Кыйммәтле ядкәрләрне Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәдрәсул хаҗи Саадуев җитәкчелегендәге Дагыстан Республикасы делегациясе алып килде.

Истәлекле, тарихи ядкярләр арасында пәйгамбәр Мөхәммәднең май касәсе һәм кылычы, сәхабә Билал радыйаллаhу ганhу, пәйгамбәрнең хатыны Гайшәнең радыйаллаhу ганhа һәм кызы Фатыйма радыйаллаhу ганhа чүлмәкләре, шулай ук аның кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлид радыйаллаhу ганhу сәфәрләрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыйаллаhу ганhу пычагы, Кәгъбәтуллаһның Кара ташы. 

Мөхәммәдрәсүл хаҗи Сәадуев сөйләгәнчә, әлеге экспонатлар шәхси коллекцияләрдән тупланган. Гаиләләрдә буыннан буынга кадерләп сакланып килгән. 


 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев