Логотип Идель
Эксклюзив

Казанда татарның яңа операсы яңгыраячак!

Казанда «Кави-Сәрвәр» операсының бөтендөнья премьерасы көтелә. Кави Нәҗми һәм аның хатыны Сәрвәр Әдһамова язмышына бәйле музыка әсәре 11 февраль көнне С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында тәкъдим ителәчәк.

Казанда «Кави-Сәрвәр» операсының бөтендөнья премьерасы көтелә. Кави Нәҗми һәм аның хатыны Сәрвәр Әдһамова язмышына бәйле музыка әсәре 11 февраль көнне С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында тәкъдим ителәчәк. Бүген әлеге зур проектның авторлары журналистлар белән очрашты.

Премьераны ТР һәм РФ халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры башкарачак. Музыкаль куелыш өчен Зур театр дирижеры Айрат Кашаев җаваплы. Журналистлар белән очрашу вакытында Айрат Кашаев операның үзенчәлекле якларына тукталып узды. Композитор Миләүшә Хәйруллинаның әлеге хезмәтен югары бәяләде.
 Ә куючы режиссер Илгиз Зәйниев. Киң катлам тамашачыга Илгиз драматург буларак та яхшы таныш.  “Әлеге проектта музыкаль белеме булмаган бердәнбер кеше миндер, - ди Илгиз. – Драма артистлары белән эшләү алымнарыннан җырчыларныкы нык аерыла”. Композитор Миләүшә Хәйруллина белән моңарчы да уртак проектлары бар иде. Шуңа да алар уртак телне тиз тапканнар.

“Кави-Сәрвәр” операсы язучы Кави Нәҗми һәм хатыны Сәрвәр Әдһамованың илдәге бөек сынаулар дәверенә туры килгән тормыш елларындагы саф мәхәббәте турында сөйли. Кави Нәҗми тарихка ТАССР Язучылар берлегенең беренче рәисе булып кереп калган. Ә хатыны исә Горький, Пушкин һ.б. данлыклы әдипләрнең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүче буларак билгеле. 

Либретто авторы Айдар Әхмәдиевне зур әсәргә алынырга Кави белән Сәрвәрнең үзара язган хатлары беренче этәргеч була. Әлеге хатлар сагыну, тугърылык, сабырлык , хисләр кайнарлыгы белән үзләренә җәлеп итеп торган. “Минем өчен бу опера – зур сынаулар аша узган мәхәббәт тарихы гына түгел. Иң беренче чиратта, “Кави-Сәрвәр” – ватандашларыбыз турында сөйләүче әсәр”, -ди Айдар Әхмәдиев. 

Композитор Миләүшә Хәйруллина татар тамашачына үзенчәлекле, югары профессиональ әсәрләре белән таныш. “Кави-Сәрвәр” операсы “Партитура” бөтенроссия яшь композиторлар конкурсында беренче урын яулады. «Без бу операны бөтен яктан да – музыка, сюжет, характерлар тирәнлеге, масштаб ягыннан да тамашачыны җәлеп итәрлек әсәр буларак язарга тырыштык. Без бу максатка ирешә алдык дип ышанам, чөнки Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһамова тормышы операга искиткеч бай материал булып торды”, ди Миләүшә Хәйруллина. 

Төп рольләрдә Эльза һәм Артур  Исламовлар. Шулай ук проектта Сөмбел Кыямова, Айгөл  Гардисламова, Илгиз Мөхетдинов, Руслан Закиров һ.б.

Исегезгә төшерәбез, "Кави-Сәрвәр" операсы 11 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак. Әсәрнең концерт варианты тамашачыга "Мирас" татар музыкасы фестивале кысаларында тәкъдим ителәчәк. Татарның музыкаль сәнгатендә зур вакыйга буларак кабул ителүче проектны тормышка ашыруда  Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестрының җитәкчесе Александр Сладковский тырышлыгы зур. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та яшь татар композиторы Миләүшә Хәйруллинаның әсәрен дөньяга чыгарырга кирәклегенә  басым ясаган иде. "Кави-Сәрвәр" операсы яшь талантларны киң тамашачыга күрсәтүдә зур адым булып тора. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев