Эксклюзив
Казанда тимер юл аша йөгереп чыккан ир-атны поезд таптаткан
Машинист ир-атны күреп тормозга баскан һәм каты сигнал биргән, әмма бу ярдәм итмәгән.
Казанда рөхсәт ителмәгән урында тимер юл аша йөгереп чыккан ир-атны поезд таптаткан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Идел буе тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүмат буенча, фаҗига 14 июньдә кич Горький тимер юлының Дәрвишләр-Әмәт участогында булган. Ир-ат рөхсәт ителмәгән урында тимер юл аша йөгереп чыккан.
Машинист ир-атны күреп тормозга баскан һәм каты сигнал биргән, әмма бу ярдәм итмәгән. Поезд ир-атны таптатып үтергән.
Хәзер һәлакәт факты буенча тикшерү бара. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.
чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев