КАЗАННЫҢ СӘҮДӘ ҮЗӘКЛӘРЕНДӘ ВАКЦИНАЦИЯГӘ ЧИРАТ!
Дүшәмбе көнне 507 казанлы сәүдә үзәкләрендә прививка ясаткан. Пунктлар "МЕГА", "Парк Хаус" һәм "Южный" да урнашкан.
28 июньдә Татарстан башкаласының сәүдә үзәкләрендә вакцинация буенча рекорд куелган: прививка кампаниясе башланганнан бирле беренче мәртәбә анда чиратлар барлыкка килгән.
Дүшәмбе көнне сәүдә үзәкләрендә 507 казанлы прививка ясаткан. Пунктлар "МЕГА", "Парк Хаус" һәм "Южный"да урнашкан. Беренчесендә - 211 кешене, икенчесендә - 233 кешене (аларның 52 се икенче прививка ясаган), өченчесендә - 63 кешене кабул иткәннәр.
"Парк Хаус"та вакцинаның тулы курсын ясарга мөмкин, калганнарында бары тик беренчесен генә, ә икенчесен - яшәү урыны буенча кадатасы.
Татарстанда тәүлек эчендә 9130 кеше прививка ясаткан, барлыгы 520 024 кеше вакцинацияләнгән, шуларның 374 854 се икенче прививканы ясаткан.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев