Логотип Идель
Эксклюзив

Шәкүр карак утырган төрмә белән танышабыз (+видео)

“Казан: куллану инструкциясе” проектында тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты бинасы буйлап сәяхәт оештырды.

Казанның Батурин урамы 7А йорты күпме күргән борынгы, тарихи бина. Ул ХVIII башында төзелгән. Бина сәүдәгәр И.А. Михляев (Микляев) сукно фабрикасы эшләгән. 1722 елда бирегә Петр 1 килә.  XVIII гасыр ахырында фабрика корпусларын казна сатып ала, киңәйтелә һәм күчерелмә төрмәгә әверелә.

Бина төрмә функциясен үти башлагач монда данлыклы ат карагы Шәкүрдән башлап, декабристлар, Ленин да вакытлыча утырып чыккан. Ә Сталин репрессияләре башлангач, татарның күренекле вәкилләре Хәсән Туфан, Фатыйх Кәрим дә биредә тоткынлык ачысын татыган...

Бүгенге вакытта тарихи бинада Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм башка оешмалар урнашкан.

 “Казан: куллану инструкциясе” проектында  тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты бинасы буйлап сәяхәт оештырды

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев