Логотип Идель
Эксклюзив

"КазГИКта театр атналыгы - 2022" ачылды

Әлеге проектны Бөтендөнья Театр көнен бәйрәм итү уңаеннан, Казан дәүләт мәдәният институты оештыра

Бүген "КазГИКта театр атналыгы - 2022" иҗади проектының ачылу тантанасы узды. Әлеге проектны Бөтендөнья Театр көнен бәйрәм итү уңаеннан, Казан дәүләт мәдәният институты оештыра. Ул 28 мартка кадәр дәвам итә.

Проектның максаты - балалар һәм яшь буын арасында театр сәнгатен пропагандалау һәм популярлаштыру.  Ачылу тантанасында төрле театр җитәкчеләре, танылган артистлар, институтның ректоры, театр сәнгатенә зур өлеш керткән дәрәҗәле кешеләр катнашты, әлеге уку йортында хореография, вокал, актёрлык осталыгына укучы студентлар чыгыш ясады. Институтның фойесында Республикабызның театрлары экспонатлары һәм әдәби китаплар күргәзмәсе үтте. 
Оештыручылар алдагы көннәрдә бу иҗади проект кысаларында нинди чаралар узачагын искәртеп үтте. 

Атна дәвамында режиссура, актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, хәрәкәтләре буенча театраль иҗат кафедрасы укытучылары тарафыннан мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Шулай ук проект кысаларында КазГИК студентларының чыгарылыш һәм курс спектакльләре күрсәтеләчәк. 
24 март 10.00 сәгатьтә театр педагогикасы буенча тәҗрибәләр бүлешү максатыннан «Театр сәнгатен үстерүнең заманча тенденцияләре» темасына түгәрәк өстәл утырышы булачак.
25 март 15.00 сәгатьтә чакырылган мөхтәрәм кунаклар өчен КазГИКта театраль иҗат кафедрасы студентлары тарафыннан «Театр көне» дип исемләнгән театральләштерелгән чара тәкъдим итәчәк. 

«КазГИК да театр атналыгы» иҗат проектының ябылу тантанасы 28 март 15.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында узачак.

Лалә Кәримова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев