Логотип Идель
Эксклюзив

Хатынының корсагына пычак кадаган - коточкыч фаҗига

Баланы әнисе белән хастаханәгә китергәннәр, аларга табиблар ярдәм күрсәтә.

Баланы әнисе белән хастаханәгә китергәннәр, аларга табиблар ярдәм күрсәтә.

10 февраль көнне Уфаның Ленин районындагы фатирларның берсендә ир белән хатын талаша. Ир хатынның корсагына пычак кадый. Аларның 14 яшьлек улы әнисен якламакчы була. Әти кеше аның кулын имгәтә. Аннары бу ир-ат үз-үзенә кул сала. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Баланы әнисе белән хастаханәгә китергәннәр, аларга табиблар ярдәм күрсәтә.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Урында тикшерү-оператив төркеме, полиция хезмәткәрләре эшли. Әлеге гаиләнең яшәү шартларын өйрәнәләр, фаҗиганең сәбәпләрен ачыкларга тырышалар, диелә бу хәбәрдә.

Хәзерге вакытта бу гаиләдәге балалар опека органнары һәм шәһәрнең социаль хезмәтләре контролендә. Тиздән алар янына әбиләре киләчәк.

Бу гаиләдә балигъ булмаган өч бала — 16 яшьлек кыз, 14 һәм 8 яшьлек ике малай бар.

- Хәзерге вакытта балалар үз ризалыклары белән гаилә үзәгенә урнаштырылды, туганнары килгәнче алар шунда була. Балаларның әбисе Мәскәүдә яши. Имгәнгән малайга медицина ярдәме күрсәтелде, ул туганнары белән бергә гаилә үзәгендә. Социаль-психологик ярдәм күрсәтелә. Балалар бик борчыла, алар шок халәтендә. Әниләре терелеп беткәнче, балалар әбиләре белән булачак, — дип сөйләгән шәһәр администрациясе башлыгы урынбасары Алинә Сөләйманова.

чыганак: интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев