Эксклюзив
КИЧӘ - 97, БҮГЕН - 104 ЯҢА ОЧРАК...
Бер кешедән кала барысы да чирне авыру кеше белән аралашкач йоктырган.
Кичә тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгәнен хәбәр иткән идек. 26 декабрьгә республикада коронавирусның 104 яңа очрагы ачыкланган.
Бер кешедән кала барысы да чирне авыру кеше белән аралашкач йоктырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
31 кеше хастаханәдә, 73 кеше өйләрендә дәвалана.
Иң күп авыручылар (39 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. Балиг булмаган биш бала авырган. 80 яшьтән 90 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләрдән алты кеше авырый.
Казанда авыру йоктыруның - 45 очрагы теркәлгән.
«Идел» журналы 16+
Теги: коронавирус, статистика
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев