Логотип Идель
Эксклюзив

"КИТАП" РАДИОСЫ КЫРЫМГА КАДӘР БАРЫП ҖИТӘРМЕ?

«Китап» радиосы Башкортстан һәм Татарстан районнарында өч көн дәвамында урамда әдәби-музыкаль чыгышлар белән йөрде. Татарстан һәм Башкортстанның ун торак пунктында чыгыш ясарга өлгерделәр

«Китап» радиосы Башкортстан һәм Татарстан районнарында өч көн дәвамында урамда әдәби-музыкаль чыгышлар белән йөрде. Марафон 25 октябрьдә Казанда старт алды. Өч көн эчендә катнашучылар меңнән артык чакрым юл уздылар, Татарстан һәм Башкортстанның ун торак пунктында чыгыш ясарга өлгерделәр.

Татарстанның Мамадыш, Минзәлә, Актаныш районнарында, Чаллыда, шулай ук Башкортстанның Илеш, Чекмагыш районнарында һәм Дүртөйле, Уфа һәм Туймазы шәһәрләрендә булдылар.

Оештыручылар сүзләренчә, марафонның максаты — татар һәм башкорт халыкларын берләштерүче җыр һәм әдәбиятны пропагандалау. «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән автойөреш радио өчен беренче тәҗрибә булды.

«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Алмаз Миргаязов киләсе елга планлаштырылган маршрут турында әйтте:

«Ульяновск, Самара, Саратов, Әстерхан юллары буйлап Кырымга кадәр барырга исәп бар. Ул партнерларыбыз - Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә булыр дип уйлыйбыз. Мондый турлар алга таба да булырга тиеш, чөнки ихтыяҗ бар», — дип сөйләде ул.

Радионың башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова беренче марафонга нәтиҗә итеп: «Марафон бик яхшы узды, без канәгать. Дуслык күперен ныгыттык дип саныйм», — диде. Ул киләсе марафоннарга әзер булуын да искәртте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев