Логотип Идель
Эксклюзив

«ӘКИЯТ» КУРЧАК ТЕАТРЫ СӘХНӘСЕНДӘ - ИНКЛЮЗИВ ФЕСТИВАЛЬ!

Фестивальдә катнашучыларга бай мәдәни программа тәкъдим ителә. Алар остаханәләрдә, шәһәр буенча экскурсиядә һәм башка чараларда катнаша ала.

31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Татарстан башкаласында «На равных» инклюзив фестивале узачак. «Әкият» курчак театры сәхнәсендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар чыгыш ясаячак.

Конкурста бөтен Россиядән 70 бала катнашачак. Бәйгедә катнашучы иң кечкенә балага — 4,5 яшь, ә зурысына — 18 яшь.

Конкурсантлар 1-2 ноябрьдә сайлап алу турында «Сәнгатьле сүз», «Бию сәнгате», «Вокал», «Уен коралында уйнау» номинацияләре буенча үз номерларын тәкъдим итәчәк.

3 ноябрьдә иң яхшылар гала-концертта үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Фестивальдә катнашучыларга бай мәдәни программа тәкъдим ителә. Алар остаханәләрдә, шәһәр буенча экскурсиядә һәм башка чараларда катнаша ала.

фото: "Әкият" курчак театрының ВКонтакте рәсми төркеменнән алынды

Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе порталында хәбәр ителә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев