Логотип Идель
Эксклюзив

Көлегез... Көлегез!

Бездән киңәш шул: саулыгыгызны саклыйсыгыз килсә, ешрак кызыклы спектакль-тамашаларга йөрегез...

Әле борынгы заманнарда ук табиблар көлүне организмны ныгыту чарасы буларак киңәш иткәннәр. Көлү үпкә эшчәнлеген яхшырта дип исәпләгән алар.

Адәм баласының саулыгы аның көлә белү сәләтеннән тора. Невропатологлар, көлү диафрагма, эч, аяк-кул мускулларының тонусын күтәрә, дип раслый. Көлүнең файдасы иртәнге физик күнегү ясаудан, спорт белән шөгыльләнүдән һич кенә дә ким түгел икән. Көлгәндә сулыш ешлыгы өч-биш мәртәбә арта. Янә шунысы да мәгълүм булсын: бер минут көлү 45 минут ял итүгә тора.

Бездән киңәш шул: саулыгыгызны саклыйсыгыз килсә, ешрак кызыклы спектакль-тамашаларга йөрегез, "йомры-йомры" юмор китаплары укыгыз, "Идел"не дә онытмагыз!

архив. "Идел". №2. 2000 ел.

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев