Эксклюзив
КНИТУ-КАИ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ЯҢА ТУЛАЙ ТОРАК! 620 УРЫНЛЫ!
ТР Дәүләт сатып алулары сайтында Казанда КНИТУ-КАИ студентлары өчен яңа тулай торак төзү турында мәгълүмат пәйда булды.
фото: Вконтакте
ТР Дәүләт сатып алулары сайтында Казанда КНИТУ-КАИ студентлары өчен яңа тулай торак төзү турында мәгълүмат пәйда булды.
620 урынга исәпләнгән 16 катлы бина Адоратский һәм Четаев урамнары киселешендә төзеләчәк.
Югары уку йортының ике уку корпусы янында урнашкан яңа тулай торак мәйданы 12 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, анда берьюлы өч лифт та булачак.
Ә янәшәдәге территориядә ял һәм спорт өчен мәйданчыклар булдырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев