Корылтай кайтавазы: “Татарның бөеклеге Казан белән генә түгел”
Русиянең кайсы гына төбәгеннән килмәсеннәр – дин әһелләребезнең милләт һәм дин өчен киңкырлы эшчәнлек алып барган зыялылар булуын күрү сөенечле.
Июнь башында Казанда узган «Милли тормыш һәм дин» форумында катнашучылардан җыйган фикерләрне урнаштыруны дәвам итәм. Русиянең кайсы гына төбәгеннән килмәсеннәр – дин әһелләребезнең фикерле, милләт һәм дин өчен киңкырлы эшчәнлек алып барган зыялылар булуын күрү сөенечле.
Ренат Абәнов, Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе:
- Һәрбер дин әһелләре форумына Казанга олы өмет, хыял белән киләбез. Без монда төрле өлкәләрнең имамнары, уңышларыбыз, проблемаларыбызны уртага салып сөйләшергә җыелабыз. Милләт киләчәге өчен мөһим проблемаларны, сорауларны күтәреп, шуларга җавап табарбыз дигән өмет монда барыбызны җыйды да инде.
Нинди проблемалар икәнлеге турында төгәллек кертеп, тәфсилләбрәк сөйләгезче.
- Беренчедән, татарлар, кызганыч ки, мәчеткә аз йөри. Икенчедән, дин сабагын укырга кешеләр шулай ук аз килә. Мәчет каршындагы курслар булсын, мәдрәсәләр булсын – олы яшьтәге татарлар укый, яшь буын исә дини белем алырга ашыкмый. Проблемалар бер-берсенә бәйләнгән.
Ассимиляция – бик зур проблема. Җанисәп алдыннан борчылуны да нәкъ менә милләтебезнең башкалар арасында эреп югалуы тудыра. Ул тел проблемасына да бәйле. Татар телен бит Татарстаннан башка өлкәләрдә өйрәтмиләр. Ә ничек өйрәтергә аны? Яшьләр татар телен белсен өчен, без нишләргә тиеш? Катнаш гаиләләрдә балаларны ничек тәрбия кылырга кирәк?
Әхлак тәрбиясе – шулай ук безнең четерекле проблема. Мәсәлән, әгәр дә бала өйдә милли яки дини тәрбия алмый икән, ул бөтен нәрсәгә урамда өйрәнә. Алкоголь, наркотиклар – шундыйлардан һәм алар безнең милләткә дә нык яный.
Мәдрәсәләрдә ничек укытырга? Аларда балаларга кызык булсын өчен, укытуның нинди яңа формаларын табарга? Яшьләр бит үзгәреп тора, ун ел элек гамәлдә булган программалар бүген инде искерә. Мәдрәсәдә уку чыннан да кызык булса гына яшьләрне җәлеп итә. Форумда шушы сорауларга бергәләп җавап эзләсәк, җавап табылмый калмас, ин шә Аллаһ, чөнки монда бит белгечләр килә, алар инде шушы проблемаларны үзләрендә чишәргә омтылып караган, тәҗрибәле кешеләр.
Ренат хәзрәт, быел Касыйм татарлары турында китап чыгаруда катнашкансыз. Касыйм - сезнең туган төбәгегезме?
- Юк, мин үзем Мәскәүдә туганмын. Касыйм татарлары турында китапны Марат Сәфәров белән милләт һәм аның тарихы өчен мөһим тема булганга күрә яздык. Ел башында ул басылып чыкты. Олы бәйрәм – болгар бабаларыбызның ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга бәйле, мөфти шәйх Равил хәзрәт Гайнетдин шундый эш йөкләгән иде. Дүрт ел буе без, авторлар, мәгълүмат тупладык.
Кызганыч ки, Касыйм татарлары элек ничек яшәгәнне дә, аларның хәзергесе турында да күпләр белми. Мәсәлән, Казан һәм Мәскәү, үзгә өлкәләр татарларының Касыйм ханлыгы, аның Сөембикә ханбикә исеме белән бәйле булуы турында хәбәре бик аз. Ә бит анда XV гасырга караган манара да, XIX йөздә салынган агач мәчетләр дә сакланган! XIX гасыр ахырында Касыйм ягында 67 татар авылы булган. Хәзер ул сан бик кимегән инде, хәтта биш-алты кешесе булган татар авыллары яки татар авылы саналмаган торак пунктлар калган. Шулай булганда да – алар бит тарихи һәйкәлләр, аларны сакларга, белергә кирәк. Шул исәптән, Касыйм ягыннан чыккан татарлар да үз тарихын белсен иде. Татар – зур халык ул, аның бөеклеге Татарстан һәм Казан белән генә түгел. Касыймлылар да үз тарихы белән кызыксынсын, һәйкәлләре белән горурлансын иде.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев