Котырган бүре ташлангач, ир-ат югалып калмый...
Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга...
Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга. Аларга таба бүре килә башлый. Хатын башта бүрене эт дип уйлый, ләкин ир шунда ук аның ерткыч булуын аңлап ала. Бүре кисәк кенә кешеләргә һөҗүм итә...
Воронеж өлкәсенең Борисоглебск шәһәрендә яшәүче ир-атка котырган бүре ташланган. Бу турыда РИА Новости агентлыгына хайваннардагы авырулар белән көрәш буенча район станциясендә сөйләгәннәр.
Ерткыч каршына очраган ир-атның аягына ябыша һәм чәйни башлый. Ир-ат исә югалып калмый. Ул бүренең авызын каерып тота, аннары җиргә егып сала һәм ялан куллары белән буып үтерә.
Хатын тиз арада ашыгыч ярдәм чакыра. Бүре үләксәсен белгечләргә тапшыралар. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, бүре котыру авыруы белән чирли.
Яраланган ир-атка котыру авыруыннан уколлар кадыйлар, дип яза "Интертат".
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев