Логотип Идель
Эксклюзив

Кычыткан ашы пешерәбез! (+рецепт)

Бүген кычыткан ашы пешерергә булдык. Тәмле рецептны сез дә саклап куегыз, кирәге чыгачак!

Бүген кычыткан ашы пешерергә булдык. Тәмле рецептны сез дә саклап куегыз, кирәге чыгачак!

Тавык шулпасы пешерәбез. Итен алып куеп, аерым кулланабыз. Әзер шулпаны сөзеп, вак шакмаклап тураган 1-2 бәрәңге, эре угычтан чыгарган 1 кишер, ваклап туралган 1 зур булмаган суган, тәменчә тоз салабыз.

Бәрәңге пешеп чыгар алдыннан юып саркыткан кычытканны турап салабыз. 2 йомырканы аерым савытта туглыйбыз һәм әкрен генә болгата- болгата шулпага агызабыз. Утын сундереп, 10 минут төнәтеп тотабыз. Бу вакытта ашның тәме ачылып китә. Табынга биргәндә янына катык, каймак куябыз.

Файдалы һәм бик тәмле аш. Кысыр аш дип әбиләребез итсез, суда гына пешкән ашны атый иде. Аны итсез дә пешерергә мөмкин. Бу очракта кайнаган суга кишер белән суганны ак майда кыздырып алып салабыз. Кычыткан ашы өчен май аенда өлгергән яшь үсемлек яфраклары һәм сабагы кулланыла. Кычыткан картайганчы кулланырга мөмкин. Сонрак булса инде үсемлекнең очыннан гына бер 10 см тирәсе өзеп кулланабыз.

чыганак: "Ватаным Татарстан"

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: кычыткан ашы, рецепт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев