Логотип Идель
Эксклюзив

Кызыл Fashion Iftar`22

Хатын-кызлар ифтарының быелгы дресс-код төсе кызыл дип билгеләнгән, оештыручылар шул рәвешле сөт бизләре авыруларына игътибар җәлеп итәргә тели.

23 апрель көнне Казанда алтынчы Fashion Iftar узачак. Россиянең хатын-кызлар өчен оештырылучы иң масштаблы ифтарларның берсе быел 18 яшьтән олырак 1000 кунакны кабул итәчәк (былтыр, мисал өчен, нигездә 25-40 яшь аралыгындагы 500 катнашучы булган), шул исәптән Россиянең төрле регионнарыннан танылган шәхесләр һәм блогерларның килүе дә көтелә. Хатын-кызлар ифтарының быелгы дресс-код төсе кызыл дип билгеләнгән, оештыручылар шул рәвешле сөт бизләре авыруларына игътибар җәлеп итәргә тели. Чараның бу һәм башка үзенчәлекләре турында бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә фикер алыштылар.

Modest covered командасы оештыра торган Fashion Iftar быел “Ak Bars Retro Cars” күргәзмә комплексында узачак. Чарада, узган еллардан аермалы буларак, бары Татарстан брендлары гына тәкъдим ителәчәк, алар арасында IRKE, Саида Гиматова кебек хәләл брендлар бар, катнашучылар спорт киемнәре линияләре белән дә таныша алачак. Проектны тормышка ашыручылар киләчәктә милли юнәлештә эшләүче хәләл бренларга игътибарны арттыру юнәлешендә дә эш алып барырга телиләр.

Ифтарның максаты бер кала бирә – яулык япкан хатын-кызларга үз стилен табарга булышу һәм моңа әзерләнүчеләргә өстәмә мотивация бирү. Моннан тыш, быел чараның дресс-код төсе итеп кызыл билгеләнгән, бу сөт бизләре авыруларына игътибар җәлеп итү максаты белән эшләнелә, дип ассызыклады проект авторы, блогер Җәннәт Мингазова. 

Fashion Iftar ның тагын бер үзенчәлеге – аның музыкадан башка узуы. Алай да, чараның җырчылардан башка узганы юк диярлек, алар гадәттә а капелла башкара. Мәсәлән, үткән елларда Сәйдә Мөхәммәтҗанова а капелла башкарды, быелгы хедлайнерларга килгәндә, чарада Татарстанның атказанган артисты, “Голос” телепроекты финалисты Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин һ.б. катнашачак.

Теркәлү, иганәчеләр, тулы программа, чарада волонтер сыйфатында катнашу буенча мәгълүмат оештыру комитетының Телеграм-каналында урнаштырып барачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев