КЫЗЫН АЗЫК-ТӨЛЕК УРЛАРГА МӘҖБҮР ИТКӘН
Татарстанда кызын алдау белән урлашырга мәҗбүр иткән анага хөкем карары чыгарганнар.
tatnews.tatar хәбәр итә:
фото: пиксабай.ру
Татарстанда кызын алдау белән урлашырга мәҗбүр иткән анага хөкем карары чыгарганнар.
10 августта Аксубай районы Мүд авылында яшәүче 32 яшьлек ана 11 яшьлек кызына кибеттән азык-төлекне түләмичә дә алырга ярый дигән. Аннан соң бу гаилә кибеттән 4 174 сумга ризыклар һәм көнкүреш товарлары алып чыкмакчы булган.
Әмма ана кешенең хәйләкәр планы тормышка ашмый һәм аларны кассалар янында кибет хезмәткәрләре тоткарлый. «Урламакчы булу» һәм «Ата-ананың балигъ булмаган баланы алдау белән җинаятькә этәрү» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Ана кеше гаебен тулысынча таныган. Суд аны 1 ел да 7 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән, шулай ук 1 ел да 6 айга кадәр төзәтү эшләренә җәлеп иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев