Логотип Идель
Эксклюзив

ЛӘЙЛӘ ЛЕРОН: "Татар телен балаларына өйрәтергә әзер булучы әти-әниләр генә балаларын бирегә китерсен иде"

“Кем татар телен камил белергә теләми, алар өчен бөтен ил буйлап билингваль мәктәп һәм дистәләгән мең мәктәп бар. Шәймиев мәктәбенә кул сузмагыз!” – дигән плакат тоткан иде Ләйлә.

Полилингваль мәктәптә балаларына татар телен өйрәтәсе килмәгән әти-әниләргә каршы “TatarTell” хәрәкәте активисты Ләйлә Лерон пикетка чыкты. “Кем татар телен камил белергә теләми, алар өчен бөтен ил буйлап билингваль мәктәп һәм дистәләгән мең мәктәп бар. Шәймиев мәктәбенә кул сузмагыз!” – дигән плакат тоткан иде Ләйлә.

“Адымнар” – Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев идеясе белән төзелгән мәктәп. Минтимер Шәрипович Татарстан мәктәпләрендә укый торган балаларның өч тел: татарча, русча, инглизчә белүләрен һәрвакыт хуплады һәм республикада шундый белем учаклары булдыру хакында хыялланды. Узган елдан бирле «Яңарыш» республика фонды балалар бакчаларын, башлангыч һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләрен, өстәмә белем бирү үзәкләрен үз эченә алган алты полилингваль белем бирү комплексы төзү проектын гамәлгә ашыра башлады.

“Адымнар”га укырга алганда да иң элек балаларның инглиз һәм татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшереп алдылар. Укучыларның шактые Казанның 2нче номерлы гимназиясеннән дә күчүен исәпкә алсак, балаларның татар телен белү дәрәҗәсен чамаларга була.

Тик... барлык әти-әниләр дә бу шартларны кабул итеп бетерми, бугай. Һәрхәлдә, халык телендә “Шәймиев мәктәбе” дип йөртелә торган белем йорты тирәсендә мондый хәл килеп чыкмас иде.

– Телеграмм каналда бер яңалык күрдем. Әлеге полилингваль мәктәпкә рус балаларын китерәләр. Татар телен өйрәнәсе килмәгән балаларны.

Матвееваны бөтен кеше дә белә бугай инде. Татар теленә каршы чыгып, күп нерваларны ашаган кеше. Ул ачыктан-ачык: “Балам татар телен өйрәнмәячәк”, – дип әйтә. Аның кебекләргә каршы пикетка чыктым. Плакатымдагы язулар аның кебек кешеләргә аңлаешлы булсын өчен, рус телендә язылган. Шәһәрдә алар өчен шундый яхшы рус мәктәпләре бар.

Бөтенесендә яхшы ремонт, көчле укытучылар. Шунда барсыннар. Аңлыйм, бу мәктәп өр-яңа, Шәймиевныкы булгач тагын да яхшырак булыр дип уйлыйлардыр. Ләкин алар биредәге уку өч телдә булачагын белә. Татар телен балаларына өйрәтергә әзер булучы әти-әниләр генә балаларын бирегә китерсен иде, дигән фикерне җиткерәсем килә, - ди пикетка чыккан Ләйлә Лерон.

Тулырак: Шәһри Казан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев