Логотип Идель
Эксклюзив

ҖӘМӘГАТЬ ТРАНСПОРТЛАРЫН ОЗАГРАК КӨТӘРГӘ ТУРЫ КИЛӘЧӘК. НИК?

Әлеге вәзгыять күпчелек хезмәткәрнең авыравы сәбәпле барлыкка килә.

Әлеге вәзгыять күпчелек хезмәткәрнең авыравы сәбәпле барлыкка килә.

Кондуктор һәм автобус йөртүчеләрнең биштән бере “больничный” алган, ә калганнарга ялларсыз эшләргә туры килә.

Шул сәбәпле Казан хакимияте автобусларның йөрү интервалларын озайтырга мәҗбүр. Кадрлар дефицтиты массачыл авырауга хәтле үк була. Күпчелек чит ил автобус йөртүчесе җәен туган якларына кайтып китә, “ковид” тыюлары аркасында, Казанга кире килә алмыйлар. Кыргызстан гражданнарына моңа өстәп илләрендә бара торган инкыйлаб та комачаулый.

Пандемия аркасында транспортта контроль көчәя – һәр иртә персоналның температурасын үлчиләр һәм әгәр ул 37дән артса, яки грипп билгеләре табылса, хезмәткәр эшкә кертелми. Кадрлар җитешмәү сәбәпле җәмәгать транспортының йөрү интервалы озайтыла.

kazanfirst.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев