"Мәңгегә бергә": Кыз белән егет кыядан егылып төшеп һәлак булган
Гашыйклар якыннары белән элемтәгә чыгудан туктагач, аларны эзли башлыйлар.
Америкада яшәүче гашыйк пар Акадия милли паркына кыялар карарга сәяхәткә чыгып киткән. Алар икесе берьюлы кыядан егылып төшеп, һәлак булган. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
28 яшьлек ир-ат белән 30 яшьлек хатын-кыз мәетен Мэн штатындагы тыюлыкта тапканнар. Алар сәяхәт вакытында Дорр кыясыннан егылып төшкән дип фаразлыйлар.
Гашыйклар якыннары белән элемтәгә чыгудан туктагач, аларны эзли башлыйлар. Аларның кунакханәдән чыгып китүе ачыклана, машиналарын ташлап калдырылган килеш табалар.
Хәзерге вакытта бу фаҗиганең сәбәпләрен хокук саклаучылар ачыклый, диелә бу хәбәрдә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев