Логотип Идель
Эксклюзив

МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ, Ә СЕЗ?

«Мит татарча сөйләшәм” акциясе елдагыча яшьләрне берләштерде. Унҗиденче тапкыр татар егет-кызлары бер мәйданга җыелып, Туган тел көнен бәйрәм итте.

«Мит татарча сөйләшәм” акциясе елдагыча яшьләрне берләштерде. Унҗиденче тапкыр татар егет-кызлары бер мәйданга җыелып, Туган тел көнен бәйрәм итте. Бу юлы акциянең Гала-концерты урыны гына яңа иде – Бауман урамыннан ул Камал театры янына күчте.

Чараны блогер Ләйлә Лерон һәм автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев алып барды. Җыелган яшьләргә кызыклы программа әзерләнгән иде. Алып баручылар шаяртулары белән үрелеп, заманча музыка яңгырады, шигъри батл үткәрелде, төрле конкурсларга йомгак ясалды. Дүрт сәгать буе Камал театры янындагы мәйдан шау-гөр килде.

Әйткәнемчә, быел “Мин татарча сөйләшәм”дә музыкага гына түгел, шигъри башлангычка да урын бирелде. Иң беренче итеп, мәйданда җыелган бар яшьләрне дә коллектив иҗатка кушылырга чакырдылар. Акциянең “Вконтакте” төркемендә ике юллык шигырьнең дәвамын язарга тәкъдим ителде.

“Татар теле – һаман тере,
Һаман кайный, чөнки мин…” дип башланган юллар иң актив татар яшьләре тарафыннан дәвам ителде. Шул рәвешле дистәләгән шигырь туды.

Соңрак алты яшь шагыйрә - Лилия Низамова, Миләүшә Гафурова, Адилә Әхмәтҗанова, Рәсилә Хафизова, Ләйсән Миннәхмәтова, Алинә Хәбибуллина арасында шигъри батл узды.Аларга халык тәкъдим иткән темага кыска вакыт эчендә шигырь язарга кирәк иде. Җиңүче дип Алинә Хәбибуллина табылды.

Чарада "Qazan Quest» уенына йомгак ясалды – бу “Татар дозор” уенының дәвамчысы. Бу юлы анда 20гә якын команда катнашкан. Гадәттәгечә, "Тяжело с татарским" антипремиясе иясе дә Гала-концерт барышында игълан ителде. Быел тәнкыйть утына Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген күзәтүнең федераль хезмәт идарәсе һәм Казансу елгасы яры территориясе тотылды. Антипремия ияләрен җәмәгать эшлеклеләре, шәһәр активистлары, журналистлар һәм тел белгечләре билгеләгән.

Чарада татар телен куллануда аутсайдерлар билгеләнеп кенә калмыйча, икетеллелекне үстерүгә зур игътибар бирүчеләрне дә хуплыйлар. Татар телен актив кулланган оешмаларга - "Пятёрочка" кибетләрнең сәүдә челтәренә һәм "Яз" торак комплексына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Гала-концертта яшьләрнең күңелен Ике яр, Gauga, ОММАЖ, noor, URTIC, Shanu һәм башкалар күрде. Мәйданда эшләгән 20гә якын волонтер чараны җанландырып торды. "Мин татарча сөйләшәм" акциясе "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Акциядә катнашучылар алып баручы Илгиз Шәйхразиевка кушылып. татарның гимнын башкарды.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев