Логотип Идель
Эксклюзив

Мәрҗани хезмәтләре беренче тапкыр рус телендә нәшир ителде

Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчысы, дин галиме, педагог, археограф, этнограф, Ш.Мәрҗанине еш кына татарның беренче тарихчысы диләр. Нәкъ менә Мәрҗани тарихны фундаменталь рәвештә өйрәнә башлаган дин галиме.

Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчысы, дин галиме, педагог, археограф, этнограф, Ш.Мәрҗанине еш кына татарның беренче тарихчысы диләр. Нәкъ менә Мәрҗани тарихны фундаменталь рәвештә өйрәнә башлаган дин галиме.

Күренекле дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрен рус теленә тәрҗемә итү Россия ислам институты белгечләре тарафыннан башкарылган. Китаплар ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Россия ислам институты катнашында 2005нче елдан чыгып килгән Татар дини фикере антологиясен тулыландыра. 

-  “Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр” (“Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар”). Ике өлештән торган китап – Мәрҗаниның танылган тарихи трактаты. Бу хезмәттә кайбер төрки дәүләтләр (Идел буе Болгарстаны, Хәзәр, Алтын Урда һ.б.) тарихы анализлана, татар халкының этногенез процессы тасвирлана. Икенче томда автор Оренбург дини җыелышының, мәчетләрнең тарихын, шулай ук танылган татар дин әһелләренең һәм имамнарының биографиясен яза. Әлеге саллы трактат борынгы заманнардан бирле татар халкы тарихы турында иң ышанычлы чыганак булып санала. Шунысы игътибарга лаек: бу Мәрҗанинең иске татар телендә язылган бердәнбер хезмәте. Ул беренче тапкыр тулысынча рус теленә тәрҗемә ителде.
- “Ата-бабаларга тугрылык һәм алдагы буыннарга сәлам” биобиблиографик сүзлегенә кереш (“Мөкаддимәт китаб вәфийәт әл-әслаф вә тәхийәт әл-әхлаф”). Зур “Вәфийәт әл-әслаф...” биобиблиографик сүзлегенә кереш буларак, бу китап укучыны гарәп-мөселман цивилизациясе дөньясына алып кереп китә. Китап башында Пәйгамбәрз Мөхәммәднең тормышы турында сөйләнә, аннан соң автор ислам тарихы терминологиясен, Ислам белеменең төрләрен һәм категорияләрен, мөселман галимнәренең дәрәҗәләрен аңлата, Ислам дөньясы хакимнәре нәселәрен, дөнья тарихы белән бәйле кайбер мөһим вакыйгаларны санап чыга.

- “Ата-бабаларга тугрылык һәм алдагы буыннарга сәлам” (“Вәфийәт әл-әслаф вә тәхийәт әл-әхлаф”) – Шиһабетдин Мәрҗанинең иң  күләмле әсәре. 7 томлы библиографик кулъязма сүзлек, ул мөселман көнчыгышының һәм татар халкының VII-XIX гасырларда яшәп иҗат иткән 6057 галимнең, язучының, философның һәм иҗтимагый–сәяси эшлеклеләрнең биографияләрен туплаган. Хезмәтнең 1 томы, татар дин әһелләре турындагы мәгълүмат сайлап алынып, тәрҗемә ителде.
Татарстан мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Ислам мәгарифе буенча совет рәисе, сәясәт фәннәре докторы Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин белдергәнчә, фундаменталь әсәрләр беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә ителде, ә димәк, рус телле укучылар хәзер алар белән таныша алачак һәм революциягә кадәрге татар дин галимнәренең фәнни казанышларын бәяли алачак. Уналты хезмәт – репринт басмалар һәм тәрҗемәләр  – Россия ислам институтында һәм “Хозур” нәшрият йортында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу чаралары кысаларында әзерләнде һәм бастырылды. 

Әлеге әсәрләр танылган татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның иң танылган хезмәтләреннән санала. Ул үзенең фәнни эзләнүләрен күбесенчә гарәп телендә язган. Рус телле укучылар алар белән беренче тапкыр таныша һәм алар турында фикер йөртә алачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев