Муса Җәлил истәлегенә багышланган концертка барабыз
Һәр көн яңгырамый торган композицияләрне һәм шигырьләрне берләштергән концерт.
Шагыйрь, композитор, җырчы, музыкантны нәрсә берләштерә? Уртак сәнгать әсәре. Ә без ул әсәрләрне сәхнәдән никадәр еш ишетәбез? Форматына һәм жанрына карап, билгеле. Башкаручыларына да...
"Татар китабы йорты" киң сәхнәләрдә һәр көн яңгырамый торган композицияләрне һәм шигырьләрне берләштергән концерт тәкъдим итә.
Язгы җиңеллек тә, яшәрү дә, затлы җитдилек тә бар аларда һәм төрлелек тә. Концертта яңгыраячак барлык җырлар да Муса Җәлил истәлегенә багышланачак, диелә хәбәрдә.
Концертта Эмиль Җәләлетдинов (ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты), Айгөл Зәйнуллина (Халыкара конкурслар лауреаты, концертмейстер), Ильяс Камал (халыкара конкурслар лауреатлары) катнаша. Концертны Резедә Сәлахова (К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы) алып барачак.
Татар китабы йортының матбугат хезмәте
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев