Логотип Идель
Эксклюзив

Музыка, сугыш һәм милләт

Май ае үзенең ачы шатлыгы белән данлыклы. Чөнки майда вәхшәтле, күп гомерләрне өзгән сугыш искә алына, Җиңү бәйрәме билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан 28 апрельдә Татарстан Республикасының Милли музеенда “Җиңү симфониясе. Татар композиторлары-фронтовиклар” дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Күргәзмәнең төп максаты – сугыш вакытында сәнгатьне үстерүдә үз көчләрен керткән татар композиторларының тормышын, иҗатын таныту. 

Күргәзмәнең программасы Казан консерваториясе студентлары тарафыннан башкарылган җырларны яңгырату белән башланды. 
Күргәзмә Фәрит Яруллинга багышланган һәм бу очраклы гына түгел, чөнки ул Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм фронтка киткән 6 татар композиторы арасыннан яуда һәлак була. Музейда Яруллинның фронт хатларын, 1945 елда иҗат ителгән “Шүрәле” спектакленнән фотоны һәм “Шүрәле”әкиятенең төп персонажы Батырның түбәтәен күрергә мөмкин.

Моннан тыш, нота кулъязмалары арасында фронтка киткән композиторларның иң яше Алмаз Монасыйповның “Тукай ритмнарында” вокаль-симфоник поэмасы клавиры урнаштырылган.

Экспонатлар арасында иҗат моментын күрсәткән рәсемнәр дә бар. Мәсәлән, композитор Заһид Хабибуллинның шагыйрь Әхмәт Ерикәй белән Казан шәһәрендә 1940 елда “Сталин турында җыр” өстендә эшләгән моментлары. Шул ук урында фронтта төшерелгән ансамбль һәм оркестр фотосурәтләре дә бар.
Нота һәм фотоларга өстәп, күргәзмәнең аерым урынын алып торучы грампластинкалар һәм музыка кораллары: тальянка, вальторна һәм баритон-15  тәкъдим ителгән.

Бу күргәзмә – ТР Милли музее һәм аның филиалы булган композитор Нәҗип Җиһанов музее проекты санала һәм 4 тапкырын Милли музей бинасында үткәрелә. Ул Бөек Ватан сугышы фронтларында сәнгать кешеләре катнашканлыгы, алар өстендә сугыш вакытында булган җаваплылык хисе турында тасвирлый. Шуңа да ил тарихы, сәнгать һәм милләт торышы белән кызыксынган кешегә файдалы һәм мәгълүмати булачак. 

Күргәзмәне 21 майга кадәр музей билетлары буенча карарга була. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев