Логотип Идель
Эксклюзив

Әнисенең мәете белән яшәгән...

Мәскәүдә фатирда бер яшьлек баласы белән генә яшәүче хатын вафат булган...

Хәзер кыз бала бик авыр хәлдә, аны хастаханәгә озатканнар. Баланың гомере өчен табиблар көрәшә.

Мәскәүдә фатирда бер яшьлек баласы белән генә яшәүче хатын вафат булган. Аннары берничә көн буена бала әнисенең мәете янында ялгызы гына торган, сабый чак кына исән калган. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Хәзер кыз бала бик авыр хәлдә, аны хастаханәгә озатканнар. Баланың гомере өчен табиблар көрәшә.

Аның анасының үлеме сәбәпләрен белгечләр ачыклый. Мәскәүдә бала хокуклары буенча вәкил әлеге эшне контрольгә алган.

«Хәзер кыз бала хастаханәдә, ул авыр хәлдә, аның табиблар дәвалый. Мин хокук саклау органнары, социаль хезмәтләр белән элемтәдә торам», — дигән балалар омбудсмены Ольга Ярославская.

Омбудсмен сүзләренчә, сабыйның туганнары бар. Дәваланып терелгәч, аны тәрбияләүче билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә.

«Вести» каналы хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйга турында 21 мартта кич белән билгеле була. Баланың әбисе — Мәскәүдә яшәүче 68 яшьлек хатын кызы белән элемтәгә чыга алмаган һәм фатирга килгән. Фатирга кергәч, ул кызының мәетен тапкан. Мәет янында бала манежы була. Сабый манежда утыра. Бәхеткә ул исән, тик интегеп беткән була.

Мәрхүмә хатынның олырак балалары да булуы билгеле. Кече кызын ул ялгызы тәрбияли. Моңа кадәр дә опека органнары бу гаиләгә игътибар иткән булган инде. Аны спиртлы эчемлекләр эчкән һәм баласын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен хисапка куйганнар, диелә бу хәбәрдә.

Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев