Логотип Идель
Эксклюзив

Әнвәр Нургалиевка БАШКОРТСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ исеме тапшырылды

Бу көн килеп җитте. Миңа, көтүче Мәрвәр улына, Республика Башлыгы Радий Хәбиров белән фотога төшү бәхете тиде...

Җырчы Әнвәр Нургалиев - Башкортстанның халык артисты!

«Бу көн килеп җитте. Миңа, көтүче Мәрвәр улына, Республика Башлыгы Радий Хәбиров белән фотога төшү бәхете тиде. Алай гына да түгел, аның кулыннан дәрәҗәле исемгә лаек булдым. Күз алдына китерүе дә авыр, «Башкортстан Республикасының халык артисты» тел байлыгым җитеп бетми хисләремне язарга, күңелләр тула.

Олы рәхмәтем җимешем Иринага, беренче адымнарымнан ук миңа терәк, ышаныч, көч биреп торды. Әти-әниемә, үземнең командама. Шулай ук халкыма, дусларыма, хезмәттәшләремә. Дошманнарыма да рәхмәт. Алла кушса, сезнең өметләрне алга таба да аклармын» - ди җырчы үзе бу хакта.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев