-
Татарстан мөфтиенең якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан мөрәҗәгате Рамазан ае – гөнаһлардан арыну, тәүбә кылу, Аллаһ ризалыгына ирешү, холкыңны камилләштерү өчен бирелгән вакыт. Шуңа күрә аны тырышып гыйбадәттә үткәрергә кирәк.
-
Татарстан Идел буе федераль округында халык саны арткан бердәнбер төбәк Россиядә яшәүчеләрнең саны турында яңартылган мәгълүматлар шул хакта сөйли.
-
ТР Милли музеенда «Бүләк итү көннәре» узачак еләгән һәркем музейга нинди дә булса әйбер яки тулы бер коллекция бүләк итә ала.
-
Татарстанда татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр саны арткан Татарстанда быел туган (татар) тел буенча Бердәм республика имтиханын унберенче сыйныфта укучы сигез бала тапшыра. Узган елда Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) нибары бер чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Пермьдә торба шартлап, кайнар суга пешкәннәр
20 гыйнварда төнлә Пермь шәһәренең индустриаль районында гадәттән тыш хәл булган. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы сайты яза. Совет Армиясе урамы, 21 адресы буенча урнашкан «Карамель» шәхси кунакханәсендә җирле вакыт белән 1.45 сәгатьтә коммуналь авария булу турында хәбәр ителә. Җылыту торбасы шартлау сәбәпле, кайнар су мини-отель биналарына тула. Әлеге вакыйгага шаһит булучылар кайнар суның бина эченә сыймыйча, ишектән ургып агуын сөйли.
Кунакханә подвал бинасында урнашкан, запас чыгу юлы юк. Аянычлы вакыйга булган көнне кайнар су кешеләрнең өстенә аккан, качып котылу берничек тә мөмкин булмаган. Нәтиҗәдә клиентлар кайнап торган суга тереләй пешеп үлгән.
Вакыйга булган урынга шәһәрнең барлык оператив хезмәтләре чакырылган. Коткаручылар бинадан биш кешенең үле гәүдәсен табып, шулар арасында бер бала булуы да ачыкланган.
Хәзер бина ике яктан да койма белән әйләндереп алынган. Коткаручылар суны япканнар һәм вакытлыча эшне туктатып торганнар. Коммуналь авария нәтиҗәсендә кунакханәдә булган тагын алты кеше пешкән, өчесе төрле тән җәрәхәте алу сәбәпле, хастаханәгә озатылган.
Соңрак ачыкланганча, су торбасы ике урыннан өзелгән булган. Су шулкадәр күп булган, ул кунакханә бусагасы аша урамга да аккан. Нәтиҗәдә күрше урамны да су баса башлаган, куе томан барлыкка килгән.
Прокуратура бәхетсезлек очрагы факты буенча тикшерү үткәрә башлаган.
— Җылылык челтәрләрен һәм торак йортны җылыту чорына әзерләү процессында катнашучыларның барлык гамәлләренә, шулай ук әлеге объектның һәм гражданнарны урнаштыру законлылыгына хокукый бәя биреләчәк, — диелә хәбәрдә.
Хәзерге вакытта кунакханәдә яшәүчеләрнең үлем факты буенча «кулланучыларның тормыш куркынычсызлыгы һәм сәламәтлегенә туры килми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: Интертат.ру
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз