ҺӘР ЙОЛДЫЗЛЫКНЫҢ - ҮЗ СӘЕР ГАДӘТЕ
Без – барыбыз да төрле. Бер-беребездән кыяфәтебез, характерыбыз һәм фикерләвебез белән аерылып торабыз. Һәрберебезнең үзенә генә хас гадәтләре балган кебек, йолдызлыкларның да күп вакыт бер-берсенә охшамаган гадәтләре бар. Сезгә кайсылары туры килә икән, тикшереп карагыз әле.
Без – барыбыз да төрле. Бер-беребездән кыяфәтебез, характерыбыз һәм фикерләвебез белән аерылып торабыз. Һәрберебезнең үзенә генә хас гадәтләре балган кебек, йолдызлыкларның да күп вакыт бер-берсенә охшамаган гадәтләре бар. Сезгә кайсылары туры килә икән, тикшереп карагыз әле.
Кучкарлар:
- Ябык бүлмәдә, урын аз булган җирдә озак тора алмыйлар.
- Чуарлы, үзгә киемнәр яраталар.
- Машина руле артында булганда еш кына тизлекне арттыралар.
- Кычкырып сөйләшәләр һәм көләләр.
Үгезбозаулар:
- Өйгә кайтып керүгә яки машинага утыруга, шунда ук ишекне бикләп куялар.
- Берничә төрле сумка һәм акча янчыгы кул астында булганын яраталар һәм аларда вак акча табылмыйча калмый.
- Хушбуйны бик еш сибенәләр.
- Кеше янында үзләрен дорфа тоталар.
Игезәкләр:
- Кулларыннан телефонын беркайчан да төшермиләр.
- Кайсы бүлмәгә керсәләр дә, тизрәк тәрәзәне ачарга ашыгалар.
- Гаилә белән сәяхәт итәргә яраталар.
- Өйдә беркайчан да эшсез тик утырмыйлар.
Кыслалар:
- Акчаны саклап кына тоталар.
- Сөйләшкәндә бик нык кулларын болгыйлар.
- Әйбер сатып алганда сатулашырга яраталар.
- Иске әйберләрне беркайчан да ташламыйлар.
Арысланнар:
- Сөйләшкәндә үзләренең чәчләре белән уйныйлар.
- Гаиләләрен гел беренче урынга куялар.
- Киләчәк турында еш кайгырталар.
- Кием-салым алганда, күбрәк брендларга туктала.
Кызлар:
- Бик еш юынырга яраталар.
- Бурычка акча бирүгә кискен карыйлар.
- Иреннәрен чәйнәү гадәте бар.
- Эссе һава торышын яратмыйлар
Үлчәүләр:
- Кибеткә керделәрме, кирәксә-кирәкмәсә дә, нидер алмыйча чыкмыйлар.
- Барлык кирәк-ярагын үзе белән йөртәләр.
- Утырганда гел аягын селкетәләр.
- Актив ял яраталар.
Чаяннар:
- Тирә якны күзәтергә яраталар.
- Тышкы кыяфәткә зур игътибар бирәләр.
- Таныш булмаган кешеләр белән исәнләшмиләр.
- Курыкканда күзләрен йомалар
Укчылар:
- Кием-салымда эшлекле стильне яратмыйлар.
- Нәрсә генә кисәләр дә, анда зәңгәр яки шәмәхә төсмерләр булмый калмый.
- Кысан һәм ябык бүлмәләрдә озак торырга яратмыйлар.
- Еш кына лотерея сатып алалар.
Кәҗәмөгезләр:
- Һәрвакыт кул сәгате тагалар.
- Иске киемнәрен бер дә теләмичә генә башкага алыштыралар.
- Даимимлек яраталар. Ял итәр өчен дә бер үк урыннарны сайлыйлар.
- Үзләре белән һәрвакыт куен дәфтәре йөртәләр.
Сукоярлар:
- Акчалары булса-булмаса да, күзләре бриллиантларга төшә.
- Киемнең бары тик иң яхшысын гына сайлыйлар.
- Караңгылыкны яратмыйлар.
- Спортның экстрималь төрләрен яраталар.
Балыклар:
- Киемнәрен еш алыштырырга яратала.
- Йөргәндә гел ашыгалар.
- Аягын берсе өстенә икенчесен куеп утырырга яраталар.
- Кәһвадән башка тора алмылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев