Логотип Идель
Эксклюзив

Ришвәт бирүче һәм алучы: кемнең гаебе зуррак?

“Ришвәтчелекнең системага ят, ярамый торган адым булуын көрәш ысуллары белән күрсәтергә кирәк”.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ришвәтчелеккә каршы дебатлар узды. “Минем сүзем – ришвәтчелек” дип аталган интеллектуаль уен формасындагы дебатларда Казан университетының төрле институтларыннан җыелган 12 катнашучы ришвәтчелеккә бәйле темаларга фикер алышты. "Ришвәт бирүче һәм алучы: кемнең гаебе зуррак? Ришвәтчелеккә каршы көрәш яки кисәтү чаралары: кайсы ысул әһәмиятлерәк?" 4 нче апрель кичендә студентлар шул сорауларга җавап эзләде.

Беренче алты катнашучы (алар арасында халыкара мөнәсәбәтләр, геология һәм нефть-газ технологияләре институтлары, юридик факультет вәкилләре бар иде) ришвәт бирүчеләр һәм алучылар арасында гаеплеләрне ачыкларга тырышты. 

Студентларның бер өлеше ришвәт алучыга зуррак җаваплылык йөкләнә дип саный. “Мисал өчен, түбән ришвәтчелек (рус. низовая коррупция) кешеләргә зуррак йогынты ясый, аңа бәйле, ул колачлаган кешеләр саны да күбрәк. Әйе, ул кайбер кешеләрнең тормышын җиңеләйтә: справканы да тизрәк алып була, паспортны һ.б. Әмма ул ватык “институтларны”, системаны төзәтми. Һәм ахыр чиктә болай да ватык “институт”ның тәмам җимерелүенә китерергә мөмкин”, – дип сүзләрен дәлилләде алар.

Икенче төркем, киресенчә, ришвәт бирүчеләрне зуррак җаваплылыкка тарта. “Россиядә ришвәтчелек очракларының 90%ы – бирүчеләр инициативасы. Бирүчеләрнең социаль базасы да зуррак, ул күбрәк кешеләрне колачлый. Ришвәт бирергә, башыңа пистолет терәп, мәҗбүр итеп торучылар юк. Бирә башласаң, гадәткә керә. Үз-үзеңне кулда тота белергә кирәк”, дип ришвәт бирүчеләрне гаепләп чыкты студентлар.
 
Ришвәтчелекне кисәтү һәм аңа каршы көрәш алып бару мәсьәләсенә килгәндә, кайбер студентлар башка илләрне мисал итеп китерде. “Хәзерге вакытта Сингапур икътисады шактый югары дәрәҗәдә. Әлеге ил икътисады ришвәтчелектән азат булган илләрнең берсе. Моның өчен ришвәтчелек белән шактый көрәшергә туры килгән. Сингапурда ришвәтчелек белән шөгыльләнүчеләр өчен хәтта үлем җәзасы да кертелә. Швециядә исә махсус ришвәтчелеккә каршы полиция бар”, дип тезеп китте Физика институты студенты Анастасия Иванова. “Ришвәтчелекнең системага ят, ярамый торган адым булуын көрәш ысуллары белән күрсәтергә кирәк”, дип ассызыклады ул.

Кисәтү чараларын кулай күрүчеләр дә читтә калмады. Ришвәтчелекне кисәтү күбрәк кешене колачлый, андый чараларда катнашучылар саны күбрәк. Кисәтү чарасы ришвәтчелек куркынычы турында башлангыч этапларда ук аңлатырга ярдәм итә, дип саный әлеге ысулны алга сөрүче студентлар.

Дебатларда ТР Президенты Аппараты вәкиле – коррупциягә каршы мәсьләләр буенча ТР Президенты идарәсенең баш киңәшчесе Никонов Руслан Викторовичның катнашуы чарага рәсми төсмер өстәде. 

“Мөгаен, моңа кадәр ришвәтчелек һәм аның тормышыбызга ничек тәэсир итүе турында болай төптән уйлаганыгыз булмагандыр да. Күп кабатланган мисал: медицина университетында уку дәверендә имтиханнарын “сатып алган” табибларга берсенең дә күренәсе килмәс иде. Әлбәттә, җаваплар арасында кытыршылары да, хәзерге законнарга нигезләнмәгәннәре дә булды. Әмма алай да, әлеге чара беркөнлек чара гына булып калмас, дип өметләнәбез. Без Татарстанда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашырабыз. Бүгенге чара да шуның кысаларында уза. Бүген яңгыраган сүзләр, чарада гына калмасын, гамәлләрдә дә булсын иде”, - дип йомгаклады чараны Руслан Никонов.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев